#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Могҗизалар базары” - дуслык бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

36-4Шәһәр халкының һәм туристларның игътибарын җәлеп иткән бәйрәм Тубылның базар мәйданында декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмәсе белән ачылды.

Базарның күпсанлы сувенир кибетләрендә милли бизәнү әйберләре, милли киемнәр, сувенирлар, читекләр, милли түбәтәйләр сатылды. Төрле милләт вәкилләре үзләренең кул эшләрен кунаклар игътибарына тәкъдим иттеләр.

Изге Коръән сүрәләре белән теләсә кайсы мөселман йортын бизәгән шәмаиллары, милли читекләре, түбәтәйләре белән танылган оста Шәйдулла Хәмидуллин: «Милли аяк киемнәренең, түбәтәйләрнең, сарауцларның үзенә генә хас булган төсләрен, матурлыгын күрсәтеп эшлим. Хәзер алтын җепләр, энҗе-мәрҗәннәр белән шәмаиллар чигәм. Алар татар йортларын явыз көчләрдән, начар кешеләрдән саклап торсын», - ди. Вәсилә апа Әхмәтҗанова: «Халкыбызның күңел бизәкләре кул эшләрендә күренә. Татар халкының чигеше бизәктән (орнаменттан) башлана. Милли бизәкләр белән кулъяулыкларны, сөлгеләрне, пәрдәләрне, мендәр тышлыкларын чигәргә яратам. Кул эшләрендә безнең гореф-гадәтләребез сакланганы күренә. Чигү белән күп еллар шөгыльләнәм, күргәзмәләрдә катнашам», - дип, үзенең иҗаты белән таныштырды.

36-3Бәйрәм узган мәйданда урнаштырылган чатырларда шәһәр халкын татар, үзбәк, казакъ халыкларының сәнгать үзенчәлеге, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, көнкүрешләре, декоратив-сәнгать эшләре белән таныштырдылар

Тубыл шәһәренә багышланып эшләнгән сувенирларны, бизәнү әйберләрен тамашачылар кызыксынып карадылар.

Аннары сәхнәдә һәм сәхнә каршында милли киемнәрдә бию белән бәйрәм тамашасы башланды. Бәйрәмне милли костюмнарда, милли уен коралларында уйнап, милли ризыклары белән «Могҗизалар базары»на килгән үзбәк милләте вәкилләрен оештыручылар бавырсаклар белән каршы алдылар. Концерт программасын татар, үзбәк, казакъ, чечен халкы биюләре, рус һәм татар телендә җырлар бизәде. Бәйрәм сәхнәсеннән себер-татар мәдәният үзәгенең 36-7«Себер нурлары» ансамбле җырчылары Әлфия Майгадаровага һәм Рәйсә Плесскаяга шәһәр хакимияте мәдәният һәм туризм департаментының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәмне карарга килгән һәр кеше истәлеккә сувенир алды, төрле милләт вәкилләре үзләренең кул эшләрен күрсәттеләр. Балалар өчен күңелле аттракционнар, күңел ачу мәйданчыклары эшләде.

Төрле милләт халкын берләштергән «Могҗизалар базары» - дуслык бәйрәмен оештырган себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә кунаклар, катнашучылар, тамашачылар рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәм кызыклы, мавыктыргыч, күңелле үтте.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836