#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һөнәри осталыкка омтылган “Илһам”

последние и лучшие новости искусства в мире

32-9“Илһам” бию ансамбленең иҗади тормышы вакыйгаларга бай. Коллектив уку елы һәм җәйге каникул вакытларында күп мәртәбә төрле бәйгеләрдә катнашты, җиңүләр яулады. Тубыллыларның яраткан “Илһам” бию ансамбленең җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдиновага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

- “Илһам” коллективы ”Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә “Иң яхшы фольклор коллективы” номинациясендә II урынга чыкты. Ата-бабалардан мирас булып калган себер татар халкының хәзинәсе белән биючеләрегезне, тамашачыларны таныштырасыз. Бу биюләрне яшьләр яратып өйрәнәләрме?

- “Илһам” биючеләре дәртле-ялкынлы замана һәм халык биюләрен дә, фольклорны да яратып башкаралар.

Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе каршында оештырылган ансамбльдә 16 укучы биергә өйрәнәләр. Алар бөтенесе кызыксынучан, сәхнә яраткан биючеләр.

- Сез үзегез матур, күмәк биюләр иҗат итәсез? Бу биюләр сезнең һөнәри осталыкмы әллә тырыш хезмәтме?

- Бүгенге яшьләрне тәрбияләүдә бию сәнгатенең роле зур. Күп биючеләр катнашырлык биюләрне уйлап чыгарырга туры килә. Танылган биючеләребезнең иҗаты белән танышып торам. Яңа биюләргә яңа костюмнар кирәк. Бу очракта мәктәп җитәкчесе Сәет Заир улы Хисмәтуллин безгә ярдәм итә.

- Яшь талантларны сәхнәгә чыгару өчен нинди сыйфатлар мөһим?

- Мәдәният өлкәсендә эшләүче кеше максатчан, иҗади булырга тиеш. Биючеләр төрле милләт халкының биюләрен башкаралар. Димәк, биючеләр милләтара дуслыкны ныгытучылар да. Мәктәп укучылары бию сәнгатен чын күңел белән яраталар, репетиция вакытларында тырышып, зур теләк белән биергә өйрәнәләр. Уңышларга ирешүгә миңа мәдәният өлкәсендә күп еллар хезмәт итүем ярдәм итә. Төмән мәдәният институтында алган белемемне дә эшемдә кулланам. Балаларның конкурсларда, фестивальләрдә катнашулары - алар өчен стимул.

Югары һөнәри осталыкка омтылган “Илһам” бию ансамбле узган уку елында “Йолдызлар иле” бәйгесендә I дәрәҗә лауреат дипломы, ”Язгы гөрләвекләр”дә II дәрәҗә лауреат дипломы һәм шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә җиңүләр яуладылар. Җитәкчеләре Гөлфирә Хәмитулла кызы мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Төмән өлкә мәдәният департаменты, Татарстан Республикасы мәдәният һәм фән министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Киләчәктә дә халкына тугры хезмәт иткән “Илһам” ансамбленә һәм җитәкчеләренә иҗади уңышлар телисе кала.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836