#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Саф хисләр бүләк итүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

51-2Бу көннәрдә Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының Зәңгәр залында татар мәдәният бүлеге оештыруында “Саф хисләр” дип исемләнгән бик матур концерт булып узды. Аны татар мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова алып барды. Тамашачыларны өлкәдә зур абруй казанып, чит регионнарда танылган, күптән түгел 30 еллык юбилеен каршылаган “Дуслык” (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров) халык җыр ансамбле җирле авторларның җырлары белән каршылады.

Сагыш-моңлы җырларны шулай ук күп дәрәҗәле урыннар яулаган, 20 ел сәхнәдән матур җырлары белән сөендерүче “Әхтәмүшки” халык җыр ансамбленең шаян, дәртле җырлары алыштырды. Аннары сәхнәгә тамашачыларга яхшы таныш булган оста җырчылар Марат Вәлиев, Олег Ямалиев, Мәүлидә Хәйруллина, Наилә Габдуллина чыгып күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Концертның үзенчәлеге дип яшь җырчылар – Рият Ваһапов, Луиза Михнет, Әлфия Шәйхетдинова Лилия Шәрипованың чыгышлары булды.51-3 Алар башкарган популяр, замана җырларын тамашачы бик яратып кабул итте. Шулай ук халык Ришат Акбарин улы Илназ белән курайда уйнаган музыкаль композицияне, үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлының сөйләгән шигырьләрен, гармунда башкарган көйләрен алкышларга күмде. Ике сәгатьтән артык барган концерттан төмәнлеләр зур канәгатьлек алып, рухи байлык туплап, чын күңелдән артистларга уңышлар теләп таралдылар. Үзенең фикерләре белән бүлешеп Гөлнара Вәлиулла кызы: “Ел саен декабрь аенда эшебезгә йомгак ясап һәм нәтиҗәләрне күрсәтү максаты белән отчет концерты куябыз. Быел 6 нчы мәртәбә уздыруыбыз. Бу проект яшь талантларыбызга бик ошый, чөнки ул аларга үзләрен халыкка күрсәтергә мөмкинлек бирә. Чынлап та, без бу проектка күбрәк яшь җырчы-биючеләрне тартабыз, бүген сез аларның иҗат юллары белән якыннан таныштыгыз. 51-4Бәлки, киләчәктә алар зур сәхнәләрне яуларлар, моңа бер дә шигебез юк. Ә инде киләсе елда “Төзүче” мәдәният сарае ремонтка ябыла калса, традицияне бозмас өчен, безгә башка мәйданчык эзләргә туры киләчәк. Мин бүгенге концертта катнашкан җырчыларга, тамашачыларга рәхмәтемне белдерәм һәм җитеп килүче Яңа Дуңгыз елы белән котлап, һәр йортка җылы гаилә учагы телим”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836