#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгесе узды

последние и лучшие новости искусства в мире

52-419 декабрь көнне Төмән шәһәренең “Себернең алтын капкасы” концертлар-бию залында өлкә татар Конгрессы һәм Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге оештыруында “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” регионара бәйгесенең финалы узды. Быел 11 тапкыр үткән бәйге тагын да төптән уйланылып, замана техник казанышларын оста кулланып, тамашага килә алмаганнар өчен “Вконтакте” социаль челтәрендә бәйгене туры эфирдан карарга мөмкинлек бирелде. Чараны үзәкнең оста алып баручылары Зөлфинә Минибаева белән Ринат Гарифуллин татар һәм рус телендә алып бардылар.

Шәһәр мәдәният үзәгендә тел, мәдәният, тарих, дин буенча дәресләр алып, җыр-бию, дефилены өйрәнгән, аш-су, көрәш серләренә төшенгән яшьләргә уңышлар, җиңүләр теләп Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар Конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров, шәһәр татар мәдәният үзәге директоры, әлеге проект авторы Лилия Кәримова чыгыш ясадылар. Шулай ук алар бәйгене оештыруда матди ярдәм күрсәтүчеләрнең исемлеген барлап, аларга рәхмәтләрен юлладылар.

Тамаша милли киемнәрдәге яшьләрнең күмәк биюләре белән башланып китте. Аннары алар үзләре белән таныштырдылар. Менә алар милләтебезнең асыл кызлары һәм егетләре – Альфред Бузаев, Альберт Корманов, Алсу Хөснетдинова, Фәнил Кәримов - Төмән шәһәреннән, Роберт Сабиров – Ялутор районы, Аслана авылыннан, Алсу Яхина Төмән районы, Индрәй авылы, Фирая Рамазанова – Төмән районы, Талымхан авылы, Лилия Сиябутдинова – Ялутор районы, Яңа Атъял авылы, Рамил Тлеубаков – Тубыл шәһәреннән, Сәрия Кәбирова – Тубыл районы, Ләңче авылы, Рамазан Хөсәинов – Когалым шәһәре, Даринә Ниязова – Ялутор шәһәреннән, Рәнис Галләмов, Алсу Кабурова – Омск шәһәреннән. Яшьләребез 2008 елгы бәйгенең финалында катнашкан Эллина Сәитованың “Мирас” дизайнер коллекциясеннән себер татарларының милли киемнәрен тәкъдим иттеләр. Аннары алар үзләренең сәләтләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Берсеннән-берсе матур башкарылган җыр-биюләрне, сәнгатьле итеп сөйләнгән шигырьләрне, музыка уен коралларында башкарылган көйләрне, пыяла өстендә комнан рәсем ясаганны тамашачылар яратып карадылар. Соңгы этап исә - дефиле. Матур күлмәк-костюмнарда сәхнәгә чыккан чибәр, сөйкемле кызлар һәм мәһабәт кыяфәтле, төз гәүдәле егетләргә карап һәркем сокланды. Чара барышында финалчыларның бәйгегә әзерләнеп татар теле, тарихы, мәдәнияте, ислам, имиджеология, актерлык осталыгы, хореография дәресләрендә катнашулары турында видеоролик күрсәтелде. Видеокүренештә алар укыган фәннәре буенча тест рәвешендә имтихан да тапшырдылар. Жюри әгъзалары үз вазифаларын башкарган арада, Татарстан Республикасының атказанган җырчылары Раяз Фасыйхов белән Илнар Сәйфиев тамашачыларга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Ниһаять, барлык сынаулар да артта калып, җиңүчеләр исемлеге игълан ителде. “Себер йолдызы” һәм “Актив кыз”, “Сәләтле кыз” исемнәренә Алсу Кабурова лаек булды. “Татар егете” һәм “Батыр егет”дип Альфред Бузаев билгеләнде.52-5 Күренекле шәхесләрдән торган жюри аларга 200 меңлек сертификатлар бирделәр. “Мистер онлайн” – Роберт Сабиров, “Мисс онлайн”- Лилия Сиябутдинова булдылар. Тамашачылар мәхәббәтен Алсу Яхина белән Альберт Корманов яуладылар. Роберт Сабиров – ”Сөйкемле егет”, Алсу Яхина - “Игелекле кыз”, Альберт Корманов – “Шаян егет”, Лилия Сиябутдинова – “Назлы кыз”, Фәнил Кәримов – “Рухлы егет”, Сәрия Кәбирова – “Мәрхәмәтле кыз”, Рамазан Хөсәинов – “Өлгер егет”, Даринә Ниязова – “Тыйнак кыз”, Рамил Тлеубаков – “Тапкыр егет”, Алсу Хөснетдинова – “Уңган кыз”, Рәнис Галләмов - “Иҗади егет” исемнәрен алдылар. Аларга да жюри әгъзалары кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836