#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Себер каннык” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

16-3Декабрь аенда игълан ителгән “Себер каннык-2022” балалар рәсем бәйгесенең нәтиҗәләрен билгеләү чарасы 3 апрель көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенең камин залында узды. Әлеге бәйгене өлкә һәм Вагай районы себер татар милли-мәдәни автономияләре сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балаларның һәм үсмерләрнең игътибарын себер татарлары тарихына җәлеп итү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау максаты белән оештырды.

Бәйге декабрь аеннан мартка хәтле барды. Анда Тубыл, Ялутор, Төмән шәһәрләре һәм районнарыннан сәләт ияләре катнаштылар.

Килүчеләрне сәламләп өлкә себер татар автономиясе рәисе Фәүсия Марганова: “Бәйгедә катнашкан өчен һәркемегезгә зур рәхмәт. Бу сезнең себер татарларының тарихына битараф булмавыгызны, ачык күңелле булуыгызны күрсәтә. Бәйгегә нинди генә рәсемнәр җибәрмәдегез! Анда Күчем хан да, атлар да, аучылар да, себер татарларының милли киемендәге кызлар, егетләр дә, орнаментлар, баш киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре дә бар. Бу сезнең фантазиягез яхшы эшләвен күрсәтә. Хәтерлисездер, бер ел элек себер татарларының баш киемнәре һәм күкрәк бизәкләре бәйгесе узды. Анда төрле милләт вәкилләренең теләп катнашуы безне бик сөендерде, бу юлы да алар катнашып, бәйгенең мөһимлеген дәлилләделәр. Рәхмәт һәркемгә”, - диде.

Чарага ямь өстәп кеше-оркестр Әбүзәр Миңнебаев төрле уен коралларында татар халык көйләрен башкарды. Чараны Вагай районы автономиясе рәисе Фәрхәд Шамурадов саф себер татар телендә алып барды. Ул һәр катнашучыга сертификат тапшырды. Аннары җиңүчеләрне котларга жюри әгъзалары - рәссам, “Россия рәссамнары берлеге”, “Россия акварельчылар берлеге” бөтенроссия иҗтимагый оешмалары әгъзалары Татьяна Цехмистер, Дина Цехмистерга мөмкинлек бирелде. 6-8 яшьлек балалар арасында Заринә Әхмәтшина “Себер татар кызы” дип исемләнгән рәсеме белән 1 урынны яулады. 9-11 яшьлек укучылар арасында Алмаз Замонов үзенең «Күчем хан» дигән рәсеме белән 1 урынны алды. 12-15 яшьлекләр арасында шулай ук “Күчем хан” рәсеме белән 1 урынга чыкты. Җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Форсаттан файдаланып, Фәүсия Марганова жюри вазифасын башкарган Татьяна Цехмистер, Дина Цехмистер, Тубыл шәһәренең А.Алябьев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Асия Закорюкина, “Россия рәссамнары берлеге” оешмасы әгъзасы, рәссам Илдар Хәбисовка, актив ата-аналарга, укытучыларга Рәхмәт хатлары, ә Фәрхәд Шамурадов Гөлфия Бабшанова һәм Гөлбану Әминовага нәсел шәҗәрәләрен төзергә сертификатлар тапшырды. Бүләкләү чарасы себер татар телендә рэп башкаручы Рузил Бикинәев, энесе Данил Замоновның матур чыгышлары белән үрелеп барды. Рузил Бикинәевка себер татар телен саклау, үстерүдә керткән олы өлеше өчен өлкә себер татар автономиясе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836