#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Себер татарлары” китабының яңа томы чыкты

последние и лучшие новости искусства в мире

51-5“Хөрмәте якташлар, канкардәшләр, Казан кунаклары! Без бүген ноябрь аеның соңгы көннәрендә генә дөнья күргән, бөтен төрки дөньяны сокландырып гаҗәпкә калдырган китап белән танышу бәйрәменә җыелдык”, - дип кичәне башлады Мәдинә Уразмәтова. Китап, чынлап та, гаҗәпкә калдырырлык. “Себер татарлары. Рухи мәдәният җәүһәрләре. Себер татарлары фольклоры антологиясе. 4 нче том.

Музыкаль мирас” дип аталган бу күркәм хезмәтнең авторы - филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Халыкара лингвистлар җәмгыятенең мөхбир-әгъзасы (член-корреспонденты), 50 ләп фәнни китап язучы Фәрит Йосыпов. Фәнни мөхәррире - филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова. Рус текстлары мөхәррире - тел белгече, Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, өлкәбезнең танылган ветеран укытучысы Бибинур Сабирова.

Бу инде себер татарларының рухи мәдәни җәүһәрләрен туплаган 4 нче том. Алдагы елларда дастан, мөнәҗәтләр, йомаклар, хикәятләр, мифлар турындагы калын китаплар белән танышкан идек. Монысы да саллы эшләнелгән. “Ул 900 биттән тора, анда 652 фольклор әсәре русчага тәрҗемәләре белән бирелгән, шуларның 300 дән артыгы ноталарга салынган.

“Китап Татарстан мәдәният министрлыгы, министрлык каршындагы Традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Төмән өлкә хакимияте канаты астында Татарстан Республикасының 2014-2020 елларга планлаштырылган Республика дәүләт телен һәм башка телләрне үстерү программасы грантына Татарстан китап нәшриятендә бастырылып чыгарылды, Төмән өлкәсеннән дә берникадәр матди өлеш керде”, - дип хәбәр итте алып баручы.

Кичә “Голос” проекты аша илгә танылган яшь җырчы Сайдә Мөхәммәтҗанова башкаруындагы татар халык җырлары белән башланып китте, аларның берсе - “Сахралар”ны галимәбез Флора Әхмәтова-Урманче себердә язып алган. Аннары тамашачылар Әбүзәр Миннебаев җитәкчелегендәге “Әмәл”, Екатерина Әхмәтҗанова әйдәп барган “Саз” фольклор төркемнәре, фән кандидаты – фольклорчы Луиза Сөрмәтова башкаруындагы себер татар җырларын тыңладылар, биюләрен тамаша кылдылар.

Фәнзилә Хәким кызы, Фәрит Йосыф улы һәм Бибинур Нигъмәтҗан кызы (рәсемдә, сулдан беренче М.Уразмәтова) китап әзерләү барышында башкарган эшләре белән таныштырдылар.

Ф.Җәүһәрованың чыгышы матур теле, тирән эчтәлеге белән залны үзенә җәлеп итте: “Хәерле көн, себердә яшәп, себер киңлекләрендә көн итүче бик борынгы туганнарыбыз! Бик борынгы заманнардан шушы җирләрдә гомер иткән, шушы климатка, шушы тирәлектә яшәүче кош, җәнлекләр авазларына, яңгыр тавышына, кышкы бураннарга күнегеп, шушы авазлар белән үзенең музыкаль мирасын булдырган борынгы кавемнең бүгенге вәкилләре! Татар дөньясы ул һәрвакыт кайнап торган, һәрвакыт татарлар бер-берсенә булышып яшәгәннәр. Мирасларын тудыра барганнар. Без ата-бабабыз дип әйтәбез икән, беренче чиратта әти-әниебезне, аннары әби-бабабызны хәтерлибез. Бу һәр буын арасында хәтер җебе үтә күренмәле, - дип башлап җибәрде ул. Һәм шулкадәр бормалы, аһәңле итеп сөйләп китте. Ул вакытта күңел борынгы елларга китеп, урманнарда, елга-күл буйларында, болыннарда табигать авазларын тыңлап йөрде. Шул авазлар тупланган рухи җәүһәрләребез татар музыкаль мирасы булып тупланган. - Бу антология безнең күз алдыбызга ун томлык булып килгән иде һәм аңа концепциябез төзелде. Шушы ун томның 4 томы укучыларыбыз кулына тапшырылды. Әлбәттә, иң катлаулысы – музыкаль мирас. Халыкның акылыннан акылына һәм күңеленнән күңеленә, тавышның җиткерүенә һәм шул авазны ишетеп күңелнең үрсәләнүенә бәйле ирешкән моңнар алар. Китап ахырындагы зур искәрмәләр өлешендә бу әсәрләрнең кем тарафыннан, кайдан, кемнән яздырып алынганлыгы күрсәтелгән. Авазларны ишетү өчен ноталар бар. Аларда иҗекләр, һәр аваз язылып алынганча бирелгән. Фәрит Йосыф улы белән аларга бик сак килеп, һәр аһәңне саклап калырга омтылып бирергә тырыштык, бик авыр булды эш барышы. Кыйммәтле бәллүр кебек кадерләп бу мирасны сезгә алып килдек. Сез аның хуҗасы. Китап һәр китапханәдә, мәктәптә булырга тиеш. Тирән фәнни булуы белән бергә гади укучыга да аңлаешлы, мәдәният белгечләре, укытучылар, тәрбиячеләр өчен эшләрендә бай кулланма булачак”, - дип тәмамлады сүзен Фәнзилә Хәким кызы.

- Остазым академик Диләрә Тумашева белән 1957 елда фольклор экспедициясе белән монда килү бик нык тәэсир итте. Себер татар сүзләре, авазлары күңелемә нык ошады. Шуннан соң себергә килми калган елларым аз булгандыр. Әлеге изге туфракка булган мәхәббәтем шушы 4 томлыкта урын алды, - дип Себергә мәхәббәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән иҗат җимеше белән таныштыра башлады Фәрит Йосыф улы. - Шул еллардан бирле җаным ләззәт алган, сезнең бабаларыбыз мирасы булган кыйммәтле рухи җәүһәрләр юкка чыгамы дип бик борчылып яшәдем. Һәм менә аларны китап итеп чыгарырга юл ачылды. Безгә бөтен кеше ярдәмгә килде, бу томны әзерләү бик авыр булса да, ул һәр адымда булышучыларга очрап торды.

Себер татарлары аһәңнәренә, көченә рус текстын укучылар да соклансыннар, гаҗәпкә калсыннар дип рус теленә тәрҗемә итәргә булдык. Китап себер татарларының талантына, затлылыгына таң калып, андагы әллә нинди борынгы мирасларның бүгенге көнгә килеп җитүен белдерүче немец галиме В.Радлов булган. Себер татарларын бөтен дөньяга таныткан галим, аларны борынгы дастаннар белән бер дәрәҗәгә куярга мөмкин булган дастаннары булган халык, дигән. Үзебезне кем икәнлегебезне белергә, тарихыбыз белән горурланырга тиешбез.

Фольклорчы якташыгыз Флора Ваһап кызы чиксез материал җыя. Җырларның ноталарын әзерли. Үзем, төрле кешеләр тарафыннан җыелган материаллар әлеге китапларда урын алалар. Тиздән 5 нче томы да дөнья күрер. 6 нчысын да әзерләрбез инде. Бохарлы шәехләр бик көчле кешеләр булганнар. Аларның рухлары безгә көч бирә. Бергәләшеп халкыбызга хезмәт итик.

Якташыбыз Бибинур Нигъмәтҗан кызы себер татар җырларын эзләүдә үзенең дә катнашуын сөйләде. 1982 елда музыка сәнгате белгече, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗанов Төмәнгә себер җырларын эзләп килгән. Өлкә партия комитетына кереп, әдәби һәм себер татар телләрен яхшы белүче ярдәмче сораган. Алар Төмән дәүләт укытучылар белемен күтәрү институтында эшләүче Бибинур апаны тәкъдим иткәч, бергәләшеп себер татар җырларын эзли башлаганнар.

“Шәһәрдә дә, якын-тирә авылларда да Идел буенда киң таралган халык җырларын җырлыйлар. Тубыл ягына киттек. Лайтамакта гына яңгыраган җырларны эзләп таптык. Фольклорчылар төрле газаплар аша үтеп, күп эзләнеп бөртекләп җыйган җәүһәрләрнең бергә тупланып, шундый китап булып чыгуы, әлбәттә, күңелне тетрәндерә. Сүзләрнең мәгънәләрен ачыклаган вакытта һәм башка сорауларда ярдәм иткән күпләргә олы рәхмәтемне белдерәсе килә”, - диде Бибинур Сабирова.

“Фәүзия Бәйрәмова: “Себер татарлары – ул үзе бер дөнья, үзе бер цивилизация”, - дигән. Фәрит Йосыповның бу китаплары Себер татарларының үзенчәлекле дөньясын, рухын, себертатар цивилизациясен халык иҗаты җәүһәрләре аша тирән ачып күрсәтә, себер татарларын дөньяга таныта”, - диде алып баручы. Килүчеләр дә беренче тәэсирләре белән уртаклаштылар, әлеге кыйммәтле басманың авторларына, ярдәмчеләренә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Әле китап белән яхшылап танышкач, газетабыз адресына да фикерләрен язган язмаларын юлларлар.

Авторлар мөмкин булган кадәр санда алып килгән китапларын халыкка тараттылар. Тиздән өлкәгә башкалары да килеп җитәр дигән теләктә калдылар. Шулай итеп себер татарларына тагын бер саллы, кыйммәтле басма кайтты.

Кичәне өлкә милләтләр эшләре комитеты, өлкә татар Конгрессы, Төмән шәһәренең казан татарлары милли-мәдәни автономиясе, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге оештырдылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836