Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Себерлеләр – Ватаныбызның патриотлары”

последние и лучшие новости искусства в мире

Советлар Союзы маршалы Георгий Константинович Жуков бервакыт: «Себерлеләр - ул чын батыр совет сугышчылары, Ватаныбызның патриотлары, аның тугрылыклы уллары. Себерлеләр хәрәкәт иткән җирдә мин аларга йөкләнгән бурычны намус һәм сугышчан батырлык белән үтәүләренә ышанам. Бөек Ватан сугышы дәвамында ул шулай булды да», - дип әйткән булган.

Сталинград сугышы - Икенче бөтендөнья сугышының иң мөһим вакыйгаларының берсе булды. Курск дугасындагы хәрби хәрәкәтләр вакытында немец гаскәрләре стратегик инициативаларын тулысынча югалттылар. Бу сугышларда безнең якташларыбыз – Тубыл районы, Күкрәнде авылыннан аталы-уллы Ибраһимовлар катнаштылар.

Хисмәтулла Корманбәк улы Ибраһимов Сталинград өчен иң авыр вакытка эләгә: тирә-якта өйләр, җир, Идел дә - бөтен нәрсә яна. Танылган снайпер Зайцев: “Чигенергә урын юк. Идел артында безнең өчен җир юк!” - дигән.

Хисмәтулла да бу тәмуг сугышында 3 ай катнашты. Мамаев Курган янында чираттагы разведка биремен үтәгәндә ул каты яраланып үлә.

Мамай Курганда Сталинград сугышы геройларына һәйкәл-ансамбль куелган. Анда Хәрби дан залында алтын хәрефләр белән шул каты сугышта башын салган һәм Сталинградны саклап калган солдат һәм офицерларның фамилияләре язылган. Бу истәлекле исемлектә якташыбыз Хисмәтулла Корманбәк улы Ибраһимов та бар.

Х.Ибраһимовның улы Гани 1944-45 елларда Венгрия һәм Австрияне азат итү өчен зур көрәшләрдә катнаша. Курск дугасында аның олы улы Шакирҗан сугыша.

Шакирҗан Күкрәнде җидееллык мәктәбен тәмамлый, анда аның остазы атказанган укытучы Якуб Зәнкиев була. Мәктәптән соң Шакирҗан Тубыл педучилищесына укырга керә һәм аны Бөек Ватан сугышы кызган чорда тәмамлый.

Яшь укытучы шунда ук армиягә алына. 3 нче танк армиясе составында ул Украина шәһәрләрен һәм авылларын азат итүдә, Днепрны кичүдә катнаша. 1943 елның 27 сентябрендә Шакирҗанны мина кыйпылчыгы яралый. Кыр госпиталендә ул үзенең якташы Зәйнулла Ибраһимовны очрата. Очрашу шатлыгының иге-чиге булмый, хәтта сәламәтләнүен дә тизләтә, ике айдан соң сугышчы сафка баса. 1944 елның кышында Ибраһимов Винница шәһәре өчен көрәштә катнаша һәм тагы яралана. Сугыштагы батырлыклары өчен ул “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.

Госпитальдән соң аны тирән тылга - Ялутор шәһәренә запас полкка комсомол эшенә җибәрәләр. 1946 елда демобилизацияләнгәннән соң, ул туган авылына кайта һәм укытучы булып эшли башлый. Бу чорда ул күрше Ләчек авылы чибәре Маһирәне очрата. Татар педучилищесын тәмамлаган Маһирә тирә-як авыл балалары яшәгән интернатта тәрбияче булып эшли. Тормыш корып, тату гаиләдә акыллы һәм талантлы 5 бала үстергәннәр.

Сугыштан соңгы елларда илдә квалификацияле кадрларга кытлык сизелә. Ш.Ибраһимов тырыш, намуслы, инициативалы, энергияле кеше була, шуңа да аны авыр булган җирләргә җибәрәләр. Ул балалар йорты директоры, ВЛКСМның райком инспекторы булып эшли, ә 1956 елда КПССның өлкә комитеты юнәлеше буенча колхоз рәисе була. Күмәк хуҗалыкта эшләрне җайга салып, укытучы хезмәтенә кире кайта.

Шакирҗан Хисмәтулла улы үз авылы өчен күп эшләр башкара. Ул электр уты кертү һәм телефонлаштыру белән шөгыльләнә. Авылдашларының сорауларын хәл итеп, иң югары инстанцияләргә, хәтта Кремльгә дә мөрәҗәгать итәргә оялмый, аның инициативасы һәм турыдан-туры катнашында мәчет төзелә.

Ш.Ибраһимов туганнары сәяси репрессияләр корбанына эләккән кешеләр өчен бик борчыла. Гаделлекне торгызыр өчен ул дәүләт куркынычсызлыгы органнарына мөрәҗәгать итә һәм репрессияләнгән якташлары турында мәгълүмат ала, аларның күбесе реабилитацияләнә.

Укучылары һәм авылдашлары Шакирҗанны кызыклы әңгәмәдәш, феноменаль хәтергә ия, сизгер, игътибарлы, күңелле кеше буларак истә калдыралар. Аның дәресләре кызыклы һәм эчтәлекле үтә иде.

Ул поэзияне бик ярата. Кечкенәдән шигырьләр яза башлый. Аларны классташларына, авылдашларына, укытучыларына укый. Тубылда укыган вакытта да, фронтта да шигырьләр язуын туктатмый. Ул үзенең мавыгуы турында болай дип сөйли: «Комсомол вожатые булып эшләгәндә, мин «Иртышские волки» поэмасын яздым. Парторгым, өлкән лейтенант Полетаев кабинетыма кереп, ни белән шөгыльләнүемне кызыксынды. Поэма язуымны ишеткәч, укып бирүемне сорады. Ул татар телен яхшы белә икән. Мин укып бирдем, аңа бик ошады. Ә частька армия газетасы хәбәрчесе Лучницкий килгәч, Полетаев поэманы тәрҗемә итә һәм ул рус телендә бастырыла».

Сугыштан соңгы елларда аның шигырьләре күп кенә басмаларда, шул исәптән «Яңарыш» газетасында да басылып чыга.

Шакирҗан Хисмәтулла улы 2005 елның 22 ноябрендә вафат була, туган авылы Күкрәндедә җирләнә.

Әдип ГАРИФХАНОВНЫҢ “О времени и о себе” китабыннан алынды.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836