#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәфәровлар династиясе

последние и лучшие новости искусства в мире

43-4Мин үземнең укытучым, класс җитәкчем Фәрүзә Сәфәрованы бик еш искә алам. Ул 1932 нче елда Ялутор районы, Сәел авылында туа. Җидееллык белемне туган авылы мәктәбендә алганнан соң, укуын Асланада дәвам итә. Балачактан укытучы булырга хыялланган кыз Тубыл укытучылар институтына укырга керә. Кулына һөнәри таныклык алганнан соң, юллама буенча Курган өлкәсендәге Эчкен (Йолдыз) авылы мәктәбенә эшләргә җибәрелә.

Ләкин анда ул озак эшләми, 1955 нче елда Исәт районы, Югары Егәнле авылы егете Мидхәт Сәфәров белән гаилә корып, безнең авыл мәктәбенә эшләргә кайта. Ул чакта мәктәбебез сигезьеллык иде. Фәрүзә Хәлил кызы туган тел дәресләрен алып барды. Апа яхшы күңелле, гадел кеше булды. Мидхәт абый белән алар зур өй салып чыктылар, шунда 11 бала үстерделәр, зур хуҗалык тоттылар. Балалар зурая башлагач, әти-әниләренә йорт эшләренә булыштылар, хезмәт сөючән, ихтирамлы, белемгә омтылучы балалар булып үстеләр. Фәрүзә апа вазифасына, укучыларына зур җаваплылык белән карады. Өй эшен әзерләмичә килүчеләрне тәнкыйтьләде, кемнедер мактады, теманы аңлап җиткермәгәннәргә сабыр гына аңлата белде. Әмма беркайчан да безгә тавыш күтәрмәде. Безнең яхшы күңелле, тәртипле, тәүфыйклы кешеләр булып үсүебезне теләде. Мәктәптә Фәрүзә апа лаеклы ялга чыкканчы эшләде. Ләкин, кызганычка каршы, чирләп, 55 яшендә генә вафат булды. Әнисенең эзеннән китеп кызы Флора Фәтхуллина да 34 ел укытучы булып эшләде. Ул да татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барды, хезмәт ветераны исемен алып, хәзер лаеклы ялда. Флора Мидхәт кызының 2 кызы да укытучы һөнәрен сайладылар. Эльвира Солтанова Төмән педагогия колледжын, аннары Курган дәүләт педагогия университетын уңышлы тәмамлап, бүгенге көндә Югары Егәнле мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. 43-3Икенче кызы – Әлфинур Касыймова Төмән дәүләт университетының филология факультетында белем алып, шәһәрнең “Этнос” балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә эшли. Без югарыегәнлеләр, Сәфәровлар, укытучылар династиясе белән горурланабыз.

Форсаттан файдаланып, барлык укытучыларны узган һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, зур җаваплылык, тырышлык, сабырлык таләп иткән хезмәтләрен югары дәрәҗәдә башкарганнары өчен олы рәхмәтемне белдерәм.

Ачилә ИХСАНОВА, Исәт районы, Югары Егәнле авылы
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836