#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Шәүкәт Гаделшага - 73 яшь

последние и лучшие новости искусства в мире

38-6Шагыйрь Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин Шәүкәт Гаделшевич) 1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында мәктәптә ул каләм тибрәтә башлый: шигырьләр яза, районда русча чыга торган газета битләрендә кыска лирик парчаларын, хәбәрче язмаларын бастыра.

1965 елда сигез сыйныфны тәмамлагач, ул Ялуторда училищега «электромонтер» белгечлегенә укырга керә, аны тәмамлаганнан соң Түбән Тәүдедә колхозга эшкә урнаша. Ике елдан соң Ямал ярымутравындагы Салехард шәһәренә китә һәм анда балык комбинатында хезмәт итә.

1972 елда Татарстанга КАМАЗ төзелешенә килә. 1973 елда Татарстан язучылар берлеге шагыйрьне Казан дәүләт университетына татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга җибәрә. 1977 елда туган ягына Төмән өлкәсенә кайта, анда партия оешмасы секретаре, өлкән энергетик булып эшли. 1981 елда янә Казанга килә һәм «Агитатор блокноты»нда әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елдан ул прораб, өлкән прораб, шәхси төзелеш компаниясе директоры.

Шәүкәт Гаделша беренче шигырьләрен 12 яшендә яза башлый. Аның беренче басылган эшләре - «Яшь ленинчы» газетасында язмалар. 1969 елда «Татарстан яшьләре» газетасында шагыйрьнең беренче шигырьләре дөнья күрә. 1969-1971 елларда Ш.Гаделша Салехард шәһәрендә яшь язучыларның «Северное сияние» әдәби берләшмәсе эшендә актив катнаша. Шигырьләренең юлга юл тәрҗемәсен М.Горький исемендәге әдәби институттагы конкурска җибәрә һәм ул җиңеп чыга - аңа институтка имтиханнарсыз укырга керергә тәкъдим итәләр. Ләкин шагыйрь институтка тулы урта белем булмау сәбәпле, керә алмый. 1971 елда Яр Чаллыга килеп, бер ел эчендә эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә 10 һәм 11 сыйныфларны тәмамлый. Шул ук вакытта «Ләйсән» әдәби берләшмәсен оештыручыларның берсе һәм актив әгъзасы була. Университетта укыган вакытта Мөдәрис Вәлиев белән «Әллүки» әдәби берләшмәсен җитәкли. Шагыйрьнең яшәү урыны һәм эш урыннары еш үзгәрү сәбәпле, 200гә якын шигырен югалта. Шуңа күрә ул үз китапларын мөмкин булганнан күпкә соңрак чыгара.

Аның беренче «Ярык мөгез» китабы 1997 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Хәзерге вакытта ул алты шигъри китап авторы: «Ярык мөгез», 1997; «Ядрә тигән», 1998; «Сәмән кадыйм», 2000; «Җилгә моң дыңгычлыйм», 2003; «Аучы җыры», 2004; «Чоңгыл», 2006, «Себерем - үз җирем», 2019.

Шагыйрь иҗаты буенча Төмән дәүләт университетында һәм Тубыл дәүләт педагогия институтында диплом эшләре яздылар, ике кандидатлык диссертациясе якланды.

Лилия Фәизова авторлыгында «Язмышының дәрьясы — Казан-Төмән арасы» (2008), кызы Мәдинә Сибгатуллина һәм минем әзерлектә «Күренекле шәхесләр» сериясендә «Шәүкәт Гаделша» китабы 2019 елда дөнья күрде.

Ш.Гаделша - 1999 елдан язучылар берлеге әгъзасы.

Хәнисә АЛИШИНА әзерләде. Төмән шәһәре

RS. Шәүкәт абый Сибгатуллин туган ягын бик тә ярата, сагына торган нечкә күңелле табигать баласы ул. «Тормышның төбеннән күтәрелде...», - дип әйтеп була аның турында. Туган ягына еш кайта иде ул. «Яңарыш»ны да яратып укыды, кызыксынып күзәтте. Киңәшләрен бирде, ярдәм кулын сузды. Якташларына, мәктәпкә татар телендәге газетаны яздырып торды. Үз иҗатын яратучылар белән очрашулар оештырды, ярсып-ярсып телне саклау, яклау кирәген аңлатырга тырышты. Редакциягә дә танылган шагыйрьләрне алып килде, халык, студентлар, укучылар белән очрашулар гөрләп үттеләр. Тарихны бик яхшы белә ул! Илен, гаиләсен ярата. Хәзер дә иҗат чишмәсен корытмый. Казан шәһәрендә яшәп, күңелен биләп алган уй-хисләрен шигырь юлларына сала.

«Яңарыш», «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе исеменнән Шәүкәт абый Гаделшаны күркәм туган көне белән тәбриклибез. Сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән яшәргә язсын, бәхетле, матур картлыгыгыз дәвамлы булсын.

Редакция

Үзем турында үзем

(Өзек)

Ул чакта каеннар безнең авылга биектән аккан текә яшел шарлама булып ябырылалар иде. Тавыкларның иң яратып күкәй сала торган урыннары бакча башларына сыенган куе яшь каенлык булды. Менә мин шундый мул табигатьле авылда иң ярлы гаиләдә ачлы-туклы, иске-москы киеп үстем. Кармак таягы күтәреп торырлык хәлгә җиткәч, балык тотарга йөрдем. Аякларым кар ерырлык күтәрелгәч, куянга, кыр тавыкларына тозаклар кора башладым. Барганда-кайтканда хыялга, уйга чума идем. Нигә минем кием иске, итек тишек? Бер ыштан киеп йоклыйм, шуның белән мәктәпкә барам, урамда уйныйм. Өебез бик кечкенә. Ашаганыбыз бәрәңге, ул да бетеп куя. Әти дә, әни дә кызганыч. Әти - рухы сынган кеше иде. Бабайны Совет власте атып үтергән.

Болыннарда, елга буйларында, урманда ялгызым йөри торгач, минем тамакка моңмы, аһәңме тула-тыгыла башлады. Берзаман алар тышка бәреп чыкты. Мин сузып-сузып кычкырам, көйләп-җырлап җибәрәм. Җанга рәхәт: очынып куям, йә исерткеч кайнарлыкта йөзәм.

Беркөн кичен гөмбә җыярга яраткан күрше абый безгә керде дә:

- Шәүкәт, урманда яныңа килергә курыктык. Яшелле-мәшелле тавышлар чыгарып уладыңмы, шыңшыдыңмы, еладыңмы шунда? – дип әйтте.

38-5- Җырладым, - дидем мин оялып.

- Җырларның сүзләре була бит.

Шуннан соң нәрсә күрсәм, шуны сүзләр белән җырлый башладым. Күбрәк агачларга, үләннәргә, кошларга эндәшеп җырлыйм.

Шул чактагы җырларымның менә берсе:

“И каен, зифа каен,
Чыбыгыңнан күп кайгым.

Ник мин ач, ник ярлы мин,

Һаман, һаман да саен?”

Мин урманнан кайтканда, капка төбебездә гөмбәче күрше абый тора:

- Ну, җырлады-ың! Гөмбә җыеп йөргән хатыннар сине тыңлап еладылар. Синнән шагыйрь-җырчы мазармы чыгачак, менә әйтте диярсең, - диде.

Шәүкәт ГАДЕЛША, Казан шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836