#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шыкчада “Татарча диктант” акциясе

последние и лучшие новости искусства в мире

51-2Бөтен дөнья күләмендә быел 7 мәртәбә уздырылган «Татарча диктант» акциясе 8 декабрь көнне Шыкча авылы китапханәсендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина җитәкчелегендә узды.

Диктант язарга Төмән районының Шыкча, Явызбы, Талмы авылларыннан шактый халык җыелды. Һәркем үзенең мәктәптә алган белемен бүгенге көндә нинди дәрәҗәдә белүен тикшерәсе, үзен татар дөньясының бер өлеше итеп хис итәсе килде.

Катнашучылар арасында мәктәп укучылары, өлкән яшьтәге ветеран апалар да читтә калмадылар. Явызбы авылыннан 85 яшен тутырган Галия апа Баязитова да бар иде. Галия апа инде 2 ел рәттән ТНВ каналыннан онлайн рәвештә үзенең татарча белемен сынап диктант язып барган икән. Быелгы акциядә Төмән шәһәренә барып катнаша алмаса да, Шыкчага килеп язарга насыйп булган.

РФ атказанган укытучысы, Төмән районы татар теле укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәлия Муллачанова диктантта катнашучыларга изге теләкләр теләп, җылы сүзләр әйтеп китте: «Сез, бу акциядә катнашучылар, безнең милләтебезнең иң-иң асыллары, җаныгыз, тәнегез белән татар телен, гореф-гадәтләребезне саклаучылар!» – диде һәм әниләргә багышланган бик эчтәлекле, йөрәккә бәреп керә торган шигырь юлларын укып китте.

Авылдашыбыз Фатыйх хәзрәт Гарифуллин татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде.

Шундый җылы атмосферада төп эшкә - диктант язарга керештек. Афзал Шамовның «Бәгырем» дигән хаты буенча иде ул. Күпләребез мәктәпне ярты гасыр элек тәмамлаган булсак та, безгә мәктәптә төпле белем биргән, хатасыз татарча язарга, әдәбичә матур итеп сөйләшергә өйрәткән укытучыларыбызның йөзенә кызыллык китермәскә тырыштык. Яраткан укытучыларыбызның барысының да урыннары җәннәтнең түрендә булсын.

Диктант язып беткәч, түгәрәк өстәл артында тәмле итеп чәйләр эчеп, киләсе елларга да катнашырга теләк белдереп, күтәренке кәеф белән таралыштык.

Сәлимә АХИЯРОВА,
Төмән районы, Явызбы авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836