#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән районының Муллаш урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары әтиләре һәм бабалары турында язалар:

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем картатам - Дамир Миннеган улы Назметдинов, Муллаш авылында туып-үскән. Ул - гаиләбезнең тоткасы. Хезмәт сөючән, тырыш кеше. Ул миңа төрле яктан ярдәм итә. Ял көннәрендә безне кинога, циркка, театрга йөртә. Аның белән бик күңелле һәм кызыклы. Картатау, сине бәйрәм белән котлыйм! Мин сине бик яратам!

Милена Ярмөхәммәтова.

Минем әтием – Шакир Муса улы Зөлбохаров. Ул зур кранда эшли. Төмән өлкәбездә матур күперләр төзи. Буш вакытында безне ял итәргә йөртә. Мин әтиемне бик яратам. Аңа исәнлек-саулык, бәхет һәм зур уңышлар телим.

Чулпан Зөлбохарова.

Минем әтиемнең исеме – Алмаз Әбуталип улы Бабшанов. Ул Муллаш авылында туып-үскән. Әтием миңа гел ярдәм итеп тора. Мин дә аңа булышам. Без әтием белән авылыбызның матур елгаларында балык тотабыз. Бай урманнарында җиләкләр һәм гөмбәләр җыябыз. Әтиемне бик яратам. Аны Ил сакчылары көне белән котлыйм!

Айрат Бабшанов.

Соңгы вакытта барлык кеше безнең замана героен эзли, ә миңа эзләргә кирәкми. Ул минем яраткан картатам – Ильяс Йосыф улы Назметдинов. Һәр иртә картатау мине мәктәпкә озата, шул вакытта һәр авыл кешесе, минем картатауга сәлам бирә. Ә нигә якыннан килеп сәлам бирәләр икән?

Ильяс картатау 1945 елда Муллаш авылында туган. Балачактан ук тормышның ачысын тоеп яшәргә туры килә аңа. Дүртенче сыйныфка кадәр Муллаш мәктәбендә укыган. Урта мәктәпне Ямбай авылында тәмамлаган. Совет армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, Муллаш урта мәктәбенә кайтып, завуч булып эшли һәм математика фәнен укыта. Аннары егерме җиде ел Муллаш урта мәктәбенең директоры булган. Хәзер пенсиядә, ләкин лаеклы ялда булса да, авыл халкы һәм ветераннары белән тыгыз эшли.

Мин барлык классташларымны якынрак белгәч, минем картатам аларның ата-аналарын укыткан икән, хәтта минем әтине дә. “Менә икән ул – минем героем!”, - дип мин уйладым.

Мин картатама ошарга телим. Ул минем өчен – үрнәк кеше. Без аның белән горурланабыз! Мин бик яратам Ильяс картатауны!

Азат Назмутдинов.

Минем исемем Әдилә. Мин күренекле кешенең кызы. Әтиемнең исеме – Җәгъфәр Әбүзәр улы Касыймов. Әтием музыка белгече. Ул җырлый да, уйный да белә. Без әтием белән бөтен эшләрне бергә эшлибез. Әтием мине мәктәпкә йөртә. Дәресләр беткәч, без музыка мәктәбенә барабыз. Минем аның кебек җырлыйсым һәм уйнысым килә. Мин аннан гел үрнәк алып торам. Мин әтиемне бик яратам һәм аның белән горурланам!

Әдилә Касыймова.

Без кадерле бабаебыз турында сөйләргә телибез. Аның исеме – Васыйх Хәтим улы Гәрәев. Ул Татарстан республикасы Кукмара районының Татар Толлысы авылында туган, ә аннары эшкә Төмән районына килгән. Муллашта ул безнең әбиебезне, Миннегалияне очрата. Аңа бу авыл бик ошый һәм ул яшәргә кала. Гомер буена фельдшер булып эшли. Кешеләрне дәвалый, гел ярдәм итәргә ашыга.

Буш вакытында ул балык тотарга яраткан. Җәй көннәрендә көймәдә йөргән. Ул безне бик ярата иде. Кызганычка каршы, бабабыз бүген безнең яныбызда юк... Ләкин без аны яратабыз һәм онытмыйбыз. Ул безнең йөрәкләребездә яши.

Гөлнара һәм Илнара Гәрәевалар.

Минем бабам - Әнвәрша Нургали улы Юсупов, 1959 елны Төмән өлкәсенең Төмән районы, Муллаш авылында Закира белән Нургали гаиләсендә дүртенче бала булып туа. Төмән шәһәрендә укый. Полициядә эшли. Эшен бик җаваплы итеп башкара һәм хезмәт итә.

Әбием белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның сигез оныклары бар. Алар безне бик яраталар. Лаеклы ялда булса да, ул хайваннар асрый, балык тота.

Әнвәрша бабам – минем яраткан бабаем. Ул мине төрле эшләр эшләргә өйрәтә. Мәктәптән каршы ала.

Мин аңа озын гомер, исәнлек-саулык, бәхет телим. Мин аны бик яратам!

Данис Качаев.

Минем әтиемнең исеме Илнур. Мин аны бик яратам. Ул - гаиләбезнең таянычы. Әтием минем күңелемне ача. Минем әтиемнең куллары алтын. Әти - эш сөючән кеше. Мин әтием белән горурланам. Аннан үрнәк алырга тырышам.

Айрат Балдин.

Минем бабаларым – минем горурлыгым. Шушы сүзләр бик дөрес. Минем ике кадерле бабам бар. Берсенең исеме Наил. Ул Муллаш авылында туган һәм яши. Наил бабам мине бик ярата. Без аның белән җәйге көннәрдә балык тотарга йөрибез. Көзен урманда гөмбә җыябыз.

Икенче бабамның исеме Рөстәм. Ул Индрәй авылында яши. Без аның белән ял көннәрен үткәрәбез: чаңгыда шуабыз, тимераякта йөрибез.

Миңа бабаларым белән бик күңелле. Мин бабаларымны бик яратам һәм алар белән горурланам!

Эльдар Назметдинов.

Минем карт әтиемнең исеме – Хәмид Ибәтуллин. Аңа 83 яшь. Ул Төмән шәһәрендә яши. Без аны зурлап торабыз. Карт әтигә гел кунакка барабыз. Әтием кибеттән ашлар, даруханәдән дарулар ала. Әнием киемнәрен һәм өен юа, тәмле ашлар һәм бәлешләр пешерә. Мин аңа шигырьләр сөйлим, җырлар җырлыйм һәм биим. Мин үземнең карт әтиемне бик нык яратам!

Кадерле карт әтием! Сине бәйрәм белән котлыйм. Сиңа озын гомер, бәхетле һәм тыныч картлык телим!

Диана Ибәтуллина.

Минем картатам - Әхмәтъяр Хәлиуллин Муллаш авылында туып-үскән. Бүгенге көндә ул безнең мәктәптә каравылчы булып эшли. Картатау батыр һәм көчле. Ул безне үзенең машинасында йөртә.

Мин аны яратам һәм хөрмәт итәм.

Илфат Хәлиуллин.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836