#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тамашачыларына позитив энергия бүләк итүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

3-5Узган елның соңгы көннәрендә Ялутор районы, Кактамак клубында Ильмира Сабирҗан кызы Гарипова җитәкчелегендә бик уңышлы эшләүче коллективлар, ел дәвамында башкарган хезмәтләренә йомгак ясап, отчет концерт куйдылар. Гадәт буенча, бу юлы да халык алардан түземсезлек белән кызыклы юмористик чыгышлар көтте. Чөнки алар ел саен тамашачыларын театральләштерелгән, бик уңай тәэсирләр бирүче тамашалар белән сөендерәләр. «Грация» бию төркеме дә һәрвакыт үзенең нәзакәтле, һинд, татар, заманча биюләре, театральләштерелгән костюмнардагы «Макарена» кебек шаян биюләре белән авылдашларын шаккатыралар.

Һәм, әлбәттә, нинди Яңа ел концерты Кар бөртекләреннән башка узарга тиеш соң?! Шулай ук «Сапфир» балалар вокал төркеме җырлары, «Умырзая» вокал төркемендә җырлаучы өлкән яшьтәге апаларның чыгышлары да иң югары мактау сүзләренә лаек булдылар. Сәхнәдән агылган моңлы җырлар йөрәкнең бөтен почмакларына үтеп кереп, җанга бәлзәм кебек ягылды. Ә юмористик күренешләр тамашачыларны әкияткә, балачакка алып кайттылар. 3-6Һәр чыгышны халык көчле алкышларга күмде. Тамашадан ләззәт, рухи байлык алган авылдашлары бертавыштан: “Концертта катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтәсе килә. Алар һәр бәйрәмгә яңа, бик кызыклы, югары дәрәҗәдә төзелгән программа әзерләп, тамашачыларны сөендерәләр. Алар сәхнәләштергән юмористик күренешләрне без көтеп алып, бар дөньябызны “онытып”, эчләрне тота-тота көләбез. Энергия, тормышка позитив караш бүләк итәләр. Артистларыбызга, шәхсән Ильмира Сабирҗан кызына барлык тамашачылар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез, уңышлар, югары үрләргә ирешүләрен телибез”, - диделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836