Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубыллылар яңа елга планнар кордылар

последние и лучшие новости искусства в мире

4-5Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә узган утырышта шәһәр милли-мәдәни автономиясе әгъзалары, ветеран укытучылар оешмасыннан вәкилләр, “Заабрамка” үзидарә территориаль иҗтимагый оешмасы вәкиле Нина Мавлютова, Гөлфара Моратова, шәһәрнең тарихи мәчетеннән Фәннүр хәзрәт Казыймов, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, “Истоки” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлфия Петухова, мәктәп советы идарәсе җитәкчесе Эльвира Сәитова һәм әгъзалары узган елга нәтиҗә ясап, 2020 нче елга куелган планнары белән таныштырдылар,

Шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин кунакларны Яңа ел белән котлап сәламәтлек, яңа ачышлар, уңышлар теләп: ”Узган елны барлык мәдәни, дини чараларны иҗтимагый оешмалар белән бердәмлектә үткәрдек. “СИБУР” оешмасы үткәргән бәйгедә катнашып, бер миллион ике йөз сумлык грант яуладык. Укытучылар коллективы, шәһәр халкы белән тыгыз элемтәдә эшләү нәтиҗәсендә “Заабрамка” ял паркы эшли башлады. Анда безнең микрорайонда яшәүче шәһәр халкы һәм балалар өчен төрле чаралар оештырыла. Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылый. Бу уңайдан, безнең яңа проектлар эшли башлый. Май аеннан якташларыбыз өчен кичен тынлы оркестр уйнаячак, яшүсмерләр, балалар өчен спорт мәйданында футбол, волейбол ярышлары оештыру карала. Иң мөһиме - “Заабрамка”дан ничә кеше Бөек Ватан сугышына киткәнен, ничәсе кире кайтмаганын күрсәткән “Хәтер тактасы”н булдыру кирәк дип уйлыйбыз. 1970 нче елларны 15 нче мәктәпнең дружинасына патриот–шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә. Күп еллар узса да, шагыйрьның бюсты мәктәп стенасына беркетелеп, сакланган. Аны быел яңартып яңадан эләргә кирәк булачак. Бөек Җиңү бәйрәменә безнең мәктәпкә шәһәрнең барлык микрорайоннарыннан сугыш һәм тыл ветераннары җыелалар. Безнең укучыларыбыз бу чараларда актив катнашалар. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү - мөһим юнәлешнең берсе. Шәһәр күләмендә оештырылган чараларны тиешле дәрәҗәдә үткәрер өчен хәзердән үк әзерлек башларга кирәк. Мәктәптә балаларга белем бирү дә беренче урында тора бит”, - диде. Автономия рәисе урынбасары Нурилә Шамратова 2020 нче елда балалар Сабан туен шәһәр күләмендә үткәрү, Корбан бәйрәмендә катнашу турында, Укытучылар, Өлкәннәр көннәре, семинар-бәйгеләр оештырылачагы турында сөйләде. “Элек-электән мәгариф һәм мәдәни учак булып танылган 15 нче мәктәп шәһәр халкы белән тыгыз элемтәдә эшли. Монда узган чараларда төрле буын вәкилләре катнашканын күрәбез. “Таң йолдызы” өлкә фестиваленә укучылар әзерләнә башладылар. Безнең мәктәп февраль аенда яңадан кунаклар көтә”, - дип сөйләде Әлфия Әхтәм кызы. “Узган елда мәчеттә, югары уку йортлары, колледжларда әхлакый темаларга лекцияләр укыдык. Мәчеттә никахлар, балаларга исем кушу йолаларына игътибар итәбез. Чит ил исемнәрен балаларга бирмәсеннәр иде. Спорт юнәлешенә яшьләрне тартабыз. Яңа елда да бергә эшләргә язсын, бу изге эшне бердәмлектә дәвам итәрбез, Алла кушса”, - дигән фикерләре белән уртаклашты Фәннүр хәзрәт Казыймов.

Утырыш милли ризыклар тулы табын артында дәвам итте. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Әптелмән кызы киңәшләре белән ярдәм иткән, “Бишек җыры” бәйрәмендә катнашкан Сәет Заир улына рәхмәтләрен юллады. Киләчәктә дә бу изге эшләрне бердәмлектә эшләргә язсын дип, яңа елга “Ак калфак”ның планнары белән таныштырды. Ветеран укытучылар Нина Михайловна, Гөлфара Моратова иҗтимагый оешмаларга яшьләр өстәлгәненә сөенеп, аларга тәкъдимнәрен, теләкләрен юлладылар. Мәктәпнең идарә советы рәисе Эльвира Сәитова Яңа ел белән котлап халык өчен кирәкле юнәлешләрне җитәкләүчеләргә, балаларны милли рухта тәрбияләүчеләргә нәтиҗәле эшләр теләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836