#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубыл рәссамнары Төмәндә

последние и лучшие новости искусства в мире

14-827 нче март көнне өлкәбезнең һәм ”Россия рәссамнар берлеге” өлкә оешмасының 70 еллыклары уңаеннан Төмән шәһәренең Сәнгать фонды йортында Тубыл шәһәре рәссамнарының картиналар күргәзмәсе ачылу тантанасы үтте.

Төмән тамашачысы игътибарына 40ка якын иҗади хезмәт тәкъдим ителгән иде. Г.Губин, М.Полков кебек күренекле рәссамнар эшләре арасында милләттәшләребез Тубыл рәссамнары идарәсе рәисе һәм әлеге күргәзмәне оештыручы И.Хөсәенов, И.Хабисов, А.Рәхимова, игезәкләр Хәсән белән Хөсәен Арангуловларның да туган шәһәрләренең бай, матур архитектура ансамбльләренә мәдхия җырлап, табигатенә сокланып, тарихын чагылдырып ясалган картиналары күргәзмәгә аеруча ямь өстәде.

Чараны Төмән рәссамнары бердәмлеге рәисе А.Новик ачып җибәрде. Ул күргәзмәнең максаты, әһәмияте, Тубыл рәссамнары белән тыгыз мөнәсәбәттә аралашып яшәүләре, иҗат итәр өчен бөтен уңыйлыклар тутырылуы турында сөйләп, тамашачыларга күргәзмәдән күңелле мизгелләр, рухи канәгатьлек кичерүләрен теләде. Тубыл кунаклары җылы каршы алган хуҗаларга рәхмәтләрен белдерделәр, кыскача, үзләре белән таныштырып, киләчәккә планнары белән бүлештеләр. Күтәренке кәеф бүләк итеп абыйлы-энеле Арангуловлар туган шәһәрләренә багышлап язган җырларын башкардылар. Әлеге күргәзмә белән сәнгать яратучы якташларыбыз апрель ахырына хәтле таныша алачаклар.

Белешмә:

Илшат Ишбулат улы Хөсәенов 1963 нче елда Башкортостан Республикасында туа. Балачактан рәсем ясау белән мавыкса да, махсус белемне 2001 нче елда Тубыл социаль-педагогия академиясендә ала һәм шунда ук рәсем һәм декоратив-кулланма сәнгате кафедрасында эшләп кала. Аның картиналары шәһәр, өлкә, регионара күргәзмәләрне бизиләр. Бүгенге көндә өлкән укытучының эшләре Россия һәм Польша илләре шәхси коллекцияләрендә сакланалар.

Хәсән белән Хөсәен 1967 елда Тубыл шәһәрендә яшәүче себер сандугачы Зәкинә апа белән Арыслангәрәй хаҗи Арангуловлар гаиләсендә дөньяга киләләр. Балачактан оста җырлаулары, аннары көй язулары белән өлкәгә билгеле булган егетләр рәсем һәм сөяктән кисеп сыннар ясау шөгыленә остазлары М.Темиргазеев, П.Симонов, Э.Тушаковтан өйрәнәләр. Шуннан бирле алар бөтенроссия, хәтта халыкара күргәзмәләрдә бик актив катнашып Россия Федерациясенең сәнгать министрлыгы стипендиясенә лаек булалар. 2003 нче елда Россия рәссамнары бердәмлегенә кабул ителәләр. Иҗади уңышлары өчен “Россиянең яшь рәссамнары” дипломы белән бүләкләнәләр. Бүгенге көндә аларның сәнгать җимешләре илебезнең төрле музейларында һәм Америка, Төркия, Германия, Канада илләренең шәхси коллекцияләрендә алыштыргысыз урын алып торалар. Хәтта Арангуловлар ясаган борынгы Тубыл Кремле макеты президент В.Путинга Губернатор В.Якушев тарафыннан бүләк ителә. Сәнгать эшеннән башка алар төрле җәмәгать эшләрендә актив катнашалар һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү эшенә зур тырышлык куялар.

Илдар Мөнир улы Хабисов 1966 нчы елда Вагай районы, Карагай авылында туа. Армия хезмәтеннән кайткач. Омск дәүләт институтының сәнгать – графика факультетына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлагач, 1992 нче елда ул Тубыл шәһәренә яшәргә күчә. Һәм Тубыл социаль-педагогия институтының сәнгать-графика факультетында студентларны рәсем ясау серләренә төшендерә. Шулай ук ул әлеге факультетның беренче деканы булып санала. 2003 нче елдан ул Россиянең рәссамнар бердәмлеге әгъзасы. Аның рәсемнәре бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашып, гел югары бәяләнәләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836