#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Моннан 55 ел элек, кыш уртасында, Вагай районы Карагай авылында укытучы Хәлимә апа Һәм Фәйзрахман абый Уразовлар гаиләсендә 4нче һәм 5нче бала булып игезәкләр дөньяга аваз салалар. Аларга – Хәсән белән Фатыйма дип исем кушалар. 1970нче елда алар Карагай мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга керәләр. Бөтен тырышлыкларын куеп, сәләтләрен җигеп укыйлар.

1980 нче елда кулларына урта мәктәпне тәмамлау турында таныклык алалар. Кечкенәдән әнисе кебек укытучы булырга хыялланган кыз Төмән дәүләт университетының математика факультетына укырга керә. Ә 1985нче елда Яркәү районы, Кызылъяр мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләнә. Яшь кыз эшкә килү белән мәктәп тормышы тагын да җанланып китә.

Ул төрле бию түгәрәкләре оештырып укучыларны үзенә җәлеп итә. Балалар бик теләп шөгыльләнә башлыйлар. Һәм нәтиҗәсе дә озак көттерми, мәктәбебез районда узган “Таң йолдызы” һәм башка бәйгеләрдә бию буенча һәрвакыт беренчеләрдән була. Фатыйма Фәйзрахман кызына, яшь булуына карамастан, сыйныф җитәкчелеген ышанып тапшыралар. Эшләү дәверендә ул 6 сыйныф җитәкчесе була. Аның укучылары тормышта үз урыннарын табып өлкәбезнең төрле төбәкләрендә яшиләр һәм эшлиләр. Апалары белән һәрвакыт эләмтәдә торалар. Аның укучылары арасында олы хөрмәткә лаек булган җитәкчеләр, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, инженерлар, икмәк үстерүчеләр һәм бик күп һөнәр вәкилләре бар. Бу чибәр кыз авылның күп егетләренең күзен “кыздырса” да, уртача буйлы, кара бөдрә чәчле, сабыр холыклы, уңган–булган, гел елмаючан, ярдәмчел Әнәс кенә Фатыйманың йөрәген яулый ала. 1987 елның карлы январь ае ике гашыйкны кавыштыра. 9 айдан гаиләгә ямь өстәп кызлары Алинә туа. Ә 1996 елда уллары Рамир тугач, гаилә тагын да түгәрәкләнеп китә. Хәзерге вакытта кызлары Алинә гаиләсе белән Төмән шәһәрендә яши. Ә уллары Рамир, армия сафында хезмәт итеп кайткач, Урал аралашу юллары университетында укуын дәвам итә. Тик әтиләре Әнәс кенә, гаиләне зур кайгыга салып, якты дөньядан китеп барды. Барлык тормыш борчуларын оныттырып торырга аның мәктәбе, яраткан эше, укучылары бар. Ул инде 33 ел мәктәптә эшли. Хезмәтенең нәтиҗәсе – укучыларының район күләмендәге олимпиадаларда җиңүе. Бүген дә ул дәресләрендә алдынгы технология элементларын кулланып эшли, укучыларны иҗади яктан үстерү юлларын эзли. Укыту методикасын яхшы белү, бетмәс иҗади эзләнүләр, үзенә һәм укучыларына булган таләпчәнлек, балаларга мәхәббәт, үз эшен ярату сыйфатлары хас аңа. Фатыйма Фәйзрахман кызы балалар укыту белән бергә, 7 ел укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары булып та эшләгән. Аның җитәкчелегендә бик күп район, өлкә семинарлары үткәрелгән.

Тырыш хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Вәсимә МУРЗИНА, Яркәү районы, Кызылъяр авылы,
педагогик хезмәт ветераны.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836