#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы - кешелекнең зур казанышы

последние и лучшие новости искусства в мире

42-8“Беләсезме, без элеккечә ышанабыз: Җир шары әйләнгәндә, кешелекнең төп казанышы - укытучылар булачак”, - дип әйткән Роберт Рождественский.

Без моңа 5 октябрь көнне Ямбай авылының туган якны өйрәнү музеенда укытучыларның һөнәри бәйрәменә багышланган кичәдә кабат инандык. Анда музей җитәкчесе Нэля Фәйзуллина ветеран укытучылар өчен шундый җылы кичә оештырды. Ул укытучыларның психологиясен яхшы аңлый: өлкәннәрне җиңел генә рәнҗетергә мөмкин, әмма аларны игътибар, хөрмәт белдереп сөендерергә дә була.

Нэля Әсхәт кызы үзе укытучыларның зур династиясе вәкиле: аның бабасы, әбисе, абыйлары, апалары талантлы укытучылар иде һәм ул үзе дә 20 ел чамасы туган мәктәбендә эшләде. Үзен белемле белгеч итеп күрсәтте, проблемаларны иҗади чишәргә, мәктәпнең тәрбия процессының перспектив үсешен күрә белде. Хәзерге вакытта да, музей хезмәткәре буларак, ел саен укытучылар көнендә ветеран укытучыларны бәйрәм белән котларга, хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә онытмый. Ул безнең һәрберебез өчен җылы сүзләр тапты, мәктәп елларында булган хәлләрне искә төшерде. Нэля Әсхәт кызы кичәне кызыклы дәрес формасында уздырды. Ишек төбендә мәктәп формасы кигән музей хезмәткәре Луиза Цинн безне елмаеп каршы алып, сыйныфка чакырды. Кыңгырау чыңлады, без, укучылар, парта артына утырдык, Нэля Әсхәт кызы дәрес башлады. Ул музейның барлыкка килү тарихы, могҗиза белән сакланган сирәк экспонатлар турында сөйләде. Шулай ук безнең музейда гына булган фарсы телендәге китап, хатын–кызларның зиннәтле шәлләре, калфаклары һәм башка әйберләр белән таныштырды. Без барыбыз да аларны белсәк тә, укытучы сөйләгәннәрне зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңладык - хикәясе шулкадәр эмоциональ, мәгънәле иде.

Дәреснең 2 өлешендә мисаллар чиштек, мәкальләрне искә төшердек, кәгазьдән эшләнмәләр ясадык. Без бик күңелләнеп, көлешеп, үзебезгә 80нән артык яшь булганын беразга онытып тордык. Дәресне Луиза Хөсәир кызы укытучылар турында җыр белән тәмамлады. Аннары бай табын артында үзара аралашып, хатирәләр белән уртаклашып вакытның ничек үткәнен сизмичә дә калдык. Бу кичә безнең җаныбызга бәлзәм булып ягылды, безне, укытучыларын, онытмаганнарын белдек.

Нэля Әсхәт кызына һәм музей хезмәткәрләренә безгә шундый игътибар күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.Музей алга таба да чәчәк атар дип ышанабыз, чөнки рульдә шундый сөйкемле, белемле, үз эшенә гашыйк Нэля Әсхәт кызы тора.

Зур хөрмәт белән ветеран укытучылар исеменнән
Вера АРТЕМЬЕВА, Люция ГОМӘРОВА
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836