#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа ел белән котлыйм

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле милләттәшләр, дуслар, туганнар!

Менә тагы сиздермичә генә 2018 нче ел да узып бара. Күптән сезне бәйрәмнәр, уңышлар белән котлый алмадым. Киң Көнбатыш себер җирендә телен, динен, гореф-гадәтләрен белеп, хөрмәт итеп, сакларга-өйрәтергә тырышып яшәп яткан татарлар өчен, ярый әле, бетмәс бәхеткә, күренекле шәхесебез – Азат Сәгыйтов (рух-җаны җәннәт түрендә булсын) күп көч куеп, тырышып булдырган һәм саклап калган милләт көзгесе – “Яңарыш”ыбыз бар. Анда безнең уй-фикерләр, теләкләр-өметләр, тормыш-көнкүрешләр, уңышлар-яңалыклар чагылыш табалар. Булган мөмкинлекләрдән файдаланып, “Яңарыш” кызларын, алар аркылы барлык мөселман туганнарның олысын-кечесен, картын-яшен, ерактагыларын һәм якындагыларын Яңа ел белән тәбрик итәсем килә.

Җирдә кеше күпме яшәмәсен, һәркемнең үзенең язмышы, тормышы. Үткән елга үзенчә йомгак ясап, нәтиҗә чыгарып, бәя бирүчеләр дә бардыр. Башка чорда, башка заманда яшәгәннәргә – миндәйгә хәзерге бу тормышка, үзгәрешкә ияләшү кыен. Шулай булуга карамастан, ашарга бар, кияргә бар, дөньялар тыныч дип яшәп ятабыз. Яңа елга яңа өметләр баглап, теләкләр теләп сезне котлыйсым килде. Барыбызга илдә, җирдә, суда, күктә, күңелләрдә, йөрәкләрдә тынычлык, тынгылык, уңайлык булсын. Эшләребез уң, яшәеш- тормышыбыз мул булсын. Улларыбыз, кызларыбыз парлы булып яшәсеннәр. Балалар атааналар белән үссеннәр. Ятимнәр һәм ялгызлар булмасын. Дуслар белән, туганнар, кода-кодагыйлар, күршеләр белән күрешеп, һәрдаим очрашып, хәлләрне белешеп, бәхетләрне бүлешеп, шатлыкны уртаклашып, бәйрәмгә чакырышып, ашлар үткәреп, никах һәм бәби туйлары уздырып яшәргә тырышыйк. Телне, динне, иманны өйрәтеп, саклап һәм яклап торыйк. Мөмкин булган кадәр картларны, ялгызларны, ятимнәрне, хасталыларны онытып куймыйк, ярдәмләшеп торыйк, мең саваплы булырбыз.  

Тәңре барыбызга хәерле гомерләр бирсен. Олылар олы була, кечеләр кече була белик. Без – олылар, үзебезне хөрмәтли белсәк, киңәшләрнең кирәген бирсәк, кешегә дә, балаларга да хөрмәтле булырбыз. Оныкларга, балаларга рәхмәтле булып, үгет-нәсихәтләр биреп, озын гомерләр теләп, изге догада утырыйк. Белми-күрми калмаслар , инша аллаһ.

Яшьләргә, улларыбыз-кызларыбызга эшләрендә, тормыш- яшәешләрендә уңышлар булсын, теләкләренә ирешсеннәр. Алган квартирларының, салган йортларының, гадел эш хакларының рәхәтен күреп, үстергән балаларының, хәләл җефетләренең ихлас яратуын белеп-тоеп яшәргә язсын. Барыбызга да саулык-сәламәтлектә озын гомер, бәхет-шатлык, имин тормыш, уңган уллар, игелекле оныклар, ярдәмчел туганнар, күркәм күршеләр теләп калам.

Хөрмәт белән Зилә әбиегез.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836