#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якуб абый истәлегенә

последние и лучшие новости искусства в мире

17-5Якуб Зәнкиевның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә язучының якты истәлегенә багышланган очрашу кичәсе узды. Чарага Хуҗайлан, Маслово, Санниково авылларыннан абыйның коллегалары, укучылары, якыннары, студентлар җыелган иде. Кунаклар игътибарына «Себер иле» тапшыруларыннан Я.Зәнкиевның тормыш һәм иҗат юлына багышланган фильмнар күрсәтелде. Кунаклар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, шулай ук ветеран укытучылар - Хәмидә Речебакиева, Рәшидә Бакиева, Клим Садыйков гаҗәеп талант иясе булган, иҗаты белән сокландырган Якуб абый турында күп җылы сүзләр әйттеләр.

Якуб Зәнкиевның иҗатына багышланган экспозицияләр буенча мәдәният үзәгендә тарих-этнография музеен ачуда катнашкан, бу музейны булдыруда зур өлеш керткән Равилә Кутумова эчтәлекле экскурсия үткәрде. Зәнкиевлар гаиләсенең музейга тапшырган шәхси әйберләре турында кызыклы мәгълүмат бирде. Шагыйрә Галия Абайдуллина язучы белән танышкан, аралашкан елларны искә алып, аңа багышлап иҗат иткән шигырен укыды. Очрашуда язучының гаиләсеннән улы Нур, аның  тормыш иптәше Зәкинә ханым, оныгы Динара, оныкчыгы Лия булдылар. Нур Якуб улы: ”Әтиебез урынына карап җитди, таләпчән әти булды”, - диде. Якыннарына игътибарлы булганы турында килене Зәкинә ханым эчтәлекле чыгыш ясады. Тормыш иптәше Рәшидә апа белән уртак тел табып, сокланырлык матур гомер юлын узганнары, хөрмәткә лаек, горурланып сөйләрлек улларын һәм кызларын тәрбияләп үстергәннәре турында әйтеп узды. Аннары кунаклар мәдәният үзәгенең концерт залында “Иртеш таңнары” романыннан “Үги ана”  сәхнәләштерелгән күренештән өзек карадылар. Рольләрне оста башкаручы Лариса Шәмсетдинова, Солтан Насыйбуллин, Рифхат Даутов, Айгөл Корбановага, тамашаны сәхнәгә куючы Алсу Симоновага, оештыручыларга тамашачылар рәхмәтләрен юлладылар.

* * *

РCФРның атказанган укытучысы, ”Иртеш таңнары”, ”Ялкында өтелгән мәхәббәт” романнары, хикәяләр, 400гә якын мәкаләләр авторы, 1 һәм 2нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән сугыш ветераны, күп еллар Хуҗайлан мәктәбе директоры булып эшләгән  Якуб Зәнкиевның якты истәлегенә багышланган кичә Хуҗайлан мәктәбендә узды. Чарада Төмән өлкәсеннән килгән язучының укучылары, ветеран укытучылар, район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Ихсанов, район мәгариф бүлеге башлыгы Лариса Разумова, шәһәрдән килгән хөрмәтле кунаклардан Николай Зольников катнаштылар. РСФСРның атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева: ”Якуб абый ил язмышы, милләттәшләренең бүгенгесе, киләчәге, мәктәпләр тормышы белән кызыксынып яшәде. Себер татарларының тормышын, гореф-гадәтләрен язып дөньяга безне танытты. Бу очрашуны оештыруда күп тырышлык күрсәткән ветеран укытучыларга, Зәнкиевлар гаиләсенә, мәктәп директоры Альбина Азисовага рәхмәтләребезне белдерәбез. Язучының тормыш юлына багышланган эчтәлекле экскурсия, “Үги ана”ны сәхнәләштереп күрсәтүләре дә урынлы булды. Кунаклар Якуб абый күпкырлы талант иясе, ихлас күңелле кеше булганы турында сөйләделәр. Аннары чәй табыны артында җылы сүзләр белән абыйны искә алдык”, - диде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836