#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ялутор районында Корбан бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

37-4Корбан бәйрәмен барлык мөселман халкы белән берлектә Аслана авыл хакимияте карамагындагы татар авылларындагы дин кардәшләребез дә зур әзерлек белән үткәрделәр. Оештырылган һәр мәҗлес, гадәттәгечә, Аслана татар мәдәният үзәгенең Ильяс Бакиев җитәкләгән күчмә мәдәният комплексы әзерләгән концерт программасы һәм төрле уен-бәйге, викториналарсыз узмады. Калмаклар авылы мәчетенә халык бәйрәм намазына җыелгач, имам Сәет хәзрәт Гомәров бәйрәм белән котлап, вәгазь сөйләде. Ул: “Елдан-ел рухи чыганакларына кайтучылар саны арта бара, шул сәбәпле, быел мәчетләрдә мөселманнар саны тагын да арта төшәр”, - диде. Бәйрәмгә укучылар да килгәннәр иде. Халык күңеленә рухи байлык өстәп күчмә мәдәният комплексы җырчылары Юлдаш Кәбиров, Илмира Гарипова, Мәрьям Төлкебаева матур җырлар башкардылар. Алар оештырган уеннарда һәркем бик теләп катнашты.

Аннары кунакларны чалынган корбанлык итеннән пешкән тәмле шулпа һәм авыл хуҗабикәләре пешереп китергән ризыклар белән сыйладылар. Күлавылда күчмә мәдәният комплексы артистлары Корбан бәйрәменә багышланган төрле мәдәни-агарту чаралары – плакатлар язу, радиодан сөйләү, күңел ачу аттракционнары, концерт оештырдылар. Зур булмаган Бумаер авылында бәйрәм намазына килгән халык саны күп булуы гаҗәпләндерде. “Корбан – мөселманнарның иң зур бәйрәмнәре. Ул һәркемне яхшылыкка, түземлелеккә өнди. Бу бәйрәм кеше гомеренең кадерлелеген тагын да күтәрә. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек телим”, - диде авыл имамы Тимерхан хәзрәт Әбделхәев. Биредә дә халык корбан ашын тәм-том итеп, матур концерт карадылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836