#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Яңарыш”ның киләчәге якты, чын дуслары күп булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

1-22021 нче елның барлык сынауларын онытып булмаса да, бары тик шатлыклы, истәлекле вакыйгаларны истә калдырып узып та китте. Узган елны өлкә газетабыз ”Яңарыш” 31 еллыгын онлайн форматта билгеләп үтте. “Яңарыш”ның 31 еллыгына багышланган чараларның берсе - яздыручылар арасында оештырылган бәйге булды. Оешкан рәвештә үткәрелгән бу чарада катнашучылар арасында тубыллылар да шактый иде. Аларга “Яңарыш” газетасы редакторы Алсу Сәгыйтова һәм газета редакциясе исеменнән Яңа ел алдында бүләкләр тапшырылды.

Иң өлкәннәре - 80 яшен узган Фәридә әби Ташбулатова булса, иң яше - 30да тулмаган Гөлшат Речапова иде. Димәк, “Яңарыш”ны өлкәннәр дә, яшьләр дә яратып укыйлар. Атна саен өлкә яңалыклары, кызыклы сәхифәләрдә чыккан язмалар, күренекле шәхесләребез тормышы, кызыклы мәгълүматларны укучыларына җиткергән, мөһим эш башкарган редакция хезмәткәрләренә Яңа ел алдында укучыларыннан теләкләр дә яңгырады: ”Газета үзенең эшен уңышлы дәвам итсен, киләчәге өметле булсын. ”Яңарыш”, халыкчан газета буларак, укучыларын кызыклы, файдалы яңалыклары белән сөендереп торсын. Кешеләр турында язмалар күбрәк булсын”, - диделәр.

Узган елны 2022 нче елның беренче яртыеллыгына концертлар алдында яздыруны ноябрь, декабрь айларында оештырып булмады. Шулай булса да, газетаны яздырырга теләүчеләр аз түгел иде, ярдәмчеләр дә табылды. Татар телен саклап калуда булышып, үзләре эшләгән оешмаларда коллегаларын, туганнарын газетага яздырган Фәридә Нәҗметдиновага, Алсу Симоновага, Әлфия Баймуратовага, Айсатулла Сәйфуллинга, Октябрист Мәҗитовка, Айсылу Юнысовага, Рәсимә Абдерахмановага, Хәлилә Ильясовага, Розалия Закировага, Ринат Урамаевка, Динар Абукинга, Илшат Кормановка, Тубыл татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәит Хисмәтуллинга, 15 мәктәп коллективына, себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вилдан Якуповка һәм үзәк коллективына, почта хезмәткәрләре Нурия Вафеевага, Евгения Әпсәләмовага, Зифа Биктимировага рәхмәтләребезне юллыйбыз.

“Яңарыш”ның тугры укучылары барлыгын күрсәткән очрашу себер-татар мәдәният үзәгендә кунакларны керәсе Яңа ел белән котлау чарасында дәвам итте. Милли ризыкларга бай булган бәйрәм табыны артында утыручыларны алып баручы Розалия Корманалиева котлаганнан соң, һәркайсына сүз бирде. Хәсән Хучашев матур тавышы белән җырлар башкарды, ветеран укытучы Сөнгатулла Бекенин Роберт Миңуллинның шигырьләрен яттан сөйләде, ”Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле башкаруында җырлар яңгырады, Кыш бабайның котлаулары, бүләкләре, экраннан күрсәтелгән спектакльдән өзек урынлы һәм кызыклы булды. Якынлашып килгән Яңа 2022 нче ел белән котлаучылар дөньяга тынычлык, кешеләргә сәламәтлек, яңа ел якты мизгелләр, яңа казанышлар китерсен дип теләкләр теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836