tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Май 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Яшьлегендә яшьни белде, картлыгында яши белде

последние и лучшие новости искусства в мире

19-3Язмам герое – Хуҗайлан мәктәбендә минем география укытучым Кафия Хәмидулла кызы Зәнкиева (кыз фамилиясе Речапова). Апа 2 майда 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

Үзебезнең авыл кызы: балачагы, яшьлеге, зирәк (акыллы) картлыгы да авылдашларыбызның күз алдында үтте һәм үтә.

Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килде. Әтисе сугышта. Гаиләдә әнисенең ярдәмчесе - олы кыз Кафия апа, ике энегә дә апа. Укытучы булу теләге бик зур, әнисе дә ахырда укырга җибәрергә риза була.

Педтехникумны уңышлы тәмамлап, туган мәктәбенә кайта. Башта югары классларда география, тарих фәннәрен укыта, соңгы елларда башлангыч классларда эшли. Кем булып кына эшләмиләр ул чор авыл укытучылары? Укытучы, докладчы, агитатор, авыл клубы сәхнәсендә матур җырлаучы артист та, колхоз кырларында эшләүче колхозчы һ.б. Барысына да өлгерә сәләтле укытучы. Озын гомер юлында авыл укытучысы ролен үтәү апага җиңел килмәгәндер. Һәркөнне сиңа төбәлгән сынаулы, сораулы авылдашлары, укучылар карашлары. Укытучы кәефенең ничеклеген беркем сорамый, ул һәрвакыт ачык, шат йөзле һәм һәркемгә үрнәк булырга тиеш.

Сабыр, түзем, тыйнак апабыз хәзергәчә үрнәк-өлге безгә. Һаман камиллеккә омтылучан укытучы иде. Гаиләсендә кызы белән улына ягымлы әни. Улы Альберт югары белемле энергетик иде, юл фаҗигасенә эләгеп, иртән китеп барды. Кызы Фәрзәнә – математика укытучысы, апаның ике оныгы - Әлбинә һәм Әлфия дә укытучылар. Апа укытучы династиясенә нигез салучы да. Хәзерге көндә 9 оныкның, 5 нәбәрәнең сөйкемле әбисе.

Картлыгы да бәхетле, кешелекле кече кияве Мөхәмәтдин Нигъмәт улы Алыков гаиләсендә яши. Сәламәтлеге өлкәннәрчә чамалы булса да, һаман хәрәкәттә. Бер җомганы калдырмыйча мәчеткә йөри, хәтем ашларын да калдырмый. Күп укый, шигырьләр ятлый, аларны сәнгатьле итеп авылдашларына сөйли. Яшьлегендә яшьни белде, картлыгында яши дә белде хөрмәтле апабыз.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА.

Кафия Хәмидулла кызы Зәнкиева истәлекләре.

1941 елның 1 июнендә мин башка балалар белән бергә Байкал районының Торбы авылында пионер лагерында булдым. 22 июньдә иртән Германия көтмәгәндә безнең Ватаныбызга һөҗүм итте - сугыш башланды, дип хәбәр иттеләр.

23 һәм 24 июньдә безне өйгә алып кайттылар. Өйгә кайткач, урамдагы марш буенча атлаган ирләрне күреп алдым. Алар арасында әтием дә бар иде. 25 июньдә аларның барысын да сугышка алдылар. Мин һәм дүрт кече энем әни белән калдык. Балалар арасында мин иң өлкәне -12 яшь иде. 1940 елдан бирле Байкал районының Бачелино авылында яшәдек. Әни машина-трактор остаханәсендә каравылчы булып эшләде, мин төнлә кечкенә энеләрне карадым. Кыш көне ике энем авырып үлде. Берсенә - 2, икенчесенә 4 яшь иде.

Укулар бик авыр барды. Язын-көзен дәресләрдән соң җәй буе төрле эшләрдә эшләдек, урып-җыю вакытында көндез һәм төнлә хезмәт көненә, ягъни фронт өчен бушлай эшләдек.

1942 елда әтигә кара кәгазь килә һәм без көз көне соңгы пароход белән Хуҗайланга кайтып киттек. Монда да безне беркем көтмәгән. Ачлыктан үлмәс өчен колхозда эшләдек, бәрәңге утырттык. Кием-салым да, азык-төлек тә булмаган, бер бәрәңге белән тукландык.

1943-44 уку елларында җиденче сыйныфны тәмамладым һәм октябрь бәйрәмнәреннән соң Тубыл шәһәренә җәяү киттем. Анда мин татар педагогия училищесына укырга кердем. Торак белән бик авыр булды, тулай торак башка районнардан килгән укучыларга гына бирелде.

Мин яхшы укыдым, стипендия һәм карточка буенча 500 гр икмәк алдым. Дежур укучы иртәнге сәгать 6дан чиратта торырга һәм бөтен сыйныф өчен икмәк сатып алырга тиеш - без 25 кеше идек. Бервакыт класс буенча дежур чиратым җиткәч, мин акча җыйдым һәм карточкалар алып кибеткә юнәлдем. Ул сәгать 9да ачылды, бер сәгатьтән соң минем чират җитте. Кулны кесәгә тыксам - анда буш: карточкалар да, акча да юк. Мин нәрсә эшләргә белмим: елыйм, класска барырга куркам, чөнки анда мине 24 ач укучы көтә. Сыйныф җитәкчесе Фатыйма Галиәкбәровага барырга булдым. Бергәләп класска кердек. Ул бүген икмәк булмаячак, дип хәбәр иткәч, тынлык урнашты. Аннары кайберләре карточкамны бер айга калдырып өйгә кайтуым турында сөйләштеләр. Әмма Фатыйма апа бер көн ничек тә булса түзәргә кирәклеген аңлатты, чөнки тиздән имтиханнар бит. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтле.

Сугыш елларын күз яшьләрсез искә алып булмый. Шәһәрдә мәктәпне җылытмыйлар, бик суык була. Дәфтәрләр, дәреслекләр юк, иске китапларда яза идек. Ә хәзер яшь буынга укырга һәм эшләргә кирәк, чөнки моның өчен барлык шартлар да бар.

Сугыш еллары безнең өчен, чыннан да, хезмәт фронты булды, чөнки без бары тик фронт өчен, фашист илбасарларын җиңү өчен кулдан килгәннең барын да эшләдек.

Һәм менә, ниһаять, бу көн килеп җитте. Бөек Җиңү көне. 9 майда иртәнге сәгать 6да радиодан бөтен тавышка “Игътибар! Игътибар!» - дип 10 тапкыр кабатладылар. Аннары сугыш тәмамлануын игълан иттеләр. Без шатлыктан еладык.

Бераздан бәхетле солдатлар өйләренә кайта башладылар, әмма күпләре сугыш барган җирләрдә ятып калдылар – алар безнең өчен, тыныч тормыш өчен һәлак булдылар. Тик сугыштан соң да безгә күктән берни дә төшмәде, эшләргә, җимереклекләрне торгызырга кирәк иде. Бу 5 ел эчендә без күргәннәр турында тулы бер китап язарга була.

Мәктәп музее архивыннан.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836