#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә 10 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

Октябрь аенда “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә 10 ел тула.

Беренче елларда ансамбльдә 25 кеше җырлады. Күпләребез, олы яшьтә булу сәбәпле, мәңгелек дөньясына күчтеләр. Бүген аларны ничек хөрмәт белән искә алмыйча була?!

Закир Закиров оста итеп шигырь сөйли иде, Рият Гарифханов – баянчы, бик матур “Яблочка”ны бии иде. Нәҗим Корбанов – баянчы, көйләр яза иде, бик күп җырлар язып калдырды. Әлфия Айданова, Рифгать Суючбакиев матур җырлый иделәр. Алар тамашачыларыбызның әле дә хәтерләрендә.

Ә хәзерге көндә ансамблебез авылларга йөреп, концертлар куябыз. Рамазан бәйрәменнән соң, Санниково, Коллар авылларына бардык, халык бик яратып килә. Безне хуш күреп каршылаган авыл кешеләренә изге теләкләребезне юллыйбыз.

Транспорт белән безгә Тубыл районы хакимиятендә эшләүче Марат Бакиев, Римма Александровна һәм Анатолий Зырянов ярдәм итәләр. Автобуста безне йөртүче Сайретдин Маргановка һәм Камил Алимовка без һәрвакыт рәхмәтле.

Күптән түгел бик матур, урман арасында урнашкан Тубыл районы, Торбы авылына концерт белән бардык. Клублары искерү сәбәпле ябылган икән, балалар бакчасында үткәрдек.

10 ел буена иң актив артистларыбыз – Мәхмүдә Алимова, Гания Гаитова, Хәсән Хучашев. Сөнгатулла Бекенин скрипкада уйный, язган шигырьләренә көйләр яза, китаплар бастыра, Клим Садыйков күп еллар ансамбльдә җырлый. Гөлсем Рябикова безгә күлмәкләр текте. Күптән түгел ансамбльгә Гали Сәитов йөри башлады. Ул гитарада уйнап җырлый һәм рус җырларын да башкара.

Баянчыбыз Әлмөхәммәт Хәбибуллин безнең белән авылларга йөри һәм үз өендә репетицияләр уздырырга рөхсәт итә. Үзе язган җырларны җырлый. Хәзер баянчыбыз Азат Абдуллин репетицияләрдә уйный, ә авылларга чыгып йөри алмый, эшли.

Ансамблебезгә яңадан-яңа җырчыларны чакырабыз. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблен бергәләшеп яшәтик.

Роза ЯХИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836