#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фидакарь хезмәте лаеклы бәяләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

13-2Февраль аенда Казан шәһәрендә Татмедиа агентлыгы һәм Бөтендөнья татар Конгрессы тарафыннан оештырылган журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Татар рухы һәм каләм” дип аталган IV Бөтенроссия конкурсы булып үтте. Аның максаты - татар тормышын, татар халкының көнкүрешен яктыртучы иң яхшы журналистларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын барлау иде. Шушы конкурста Төмән “Хикмәт” газетасының баш мөхәррире Бибинур апа Сабировага 2013 нче елда шушы басмада басылып чыккан мәкаләләре өчен әлеге конкурсның Лауреаты дигән мактаулы исем бирелде һәм диплом белән кыйммәтле бүләк тапшырылды. Журналистика эше белән ветеран укытучы Бибинур апа 30 елга якын шөгыльләнә, вакытлы матбугат белән ул өлкә укытучылар белемен күтәрү институтының милли мәктәпләр кабинеты мөдире булып эшләгән елларында хезмәттәшлек итә башлый, 1985 нче елда үзенең беренче мәкаләсен бастыра.

Аның өлкәбездә яшәүче татарларның тормышы турындагы, Төмән ягына, Себер иленә багышланган тирән эчтәлекле, кызыклы итеп язылган, һәрвакыт актуаль булган материаллары Төмән өлкә татар газетасы “Яңарыш”та, Татарстан, Башкортостан газеталарында һәм журналларында даими чыгып торалар. Алар арасында иң абруйлы “Тюменские известия”, “Тюменская область Сегодня” “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан”, “Татар иле”, “Татарские края” газеталары, “Сөембикә”, “Татарстан”, “Тулпар” журналлары һәм башка басмалар булды. Аның мәкаләләрен укучылары көтеп ала һәм аларга югары бәя бирә. 1990 елда Бибинур апа иҗтимагый рәвештә Төмән өлкәсе хатын-кызлары оешмасының “Ак калфак” газетасын оештыра. 1997 елда ул шул исемдәге иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналга үзгәртелә. Үз укучыларын бу журнал бик тиз тапты, аны безнең өлкәдә генә түгел, бик күп башка регионнарда да яратып укыдылар. Петр Ершовның “Сүзге” поэмасының татарчага Бибинур апа эшләгән тәрҗемәсе 2007 нче елда Төмән татар китап нәшрияте тарафыннан аерым китап булып бастырылып чыгарылды. 2011 нче елның декабрь аеннан башлап, Бибинур апа ун ел чыкмый торган Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәтенең “Хикмәт” айлык дини-мәгърифәти газетасын яңадан торгызды һәм бүгенге көнгә кадәр аның баш мөхәррире вазифасын үти. Шулай итеп, журналистика аның җанына бик тә якын булган шөгыленә әйләнде. 1998 елда Бибинур Нигъмәтҗан кызы Татарстан Республикасының журналистлар берлегенә кабул ителде, ул күп еллар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Төмән өлкәсе буенча үз хәбәрчесе булып эшләде. Халкыбыз каршында үзенең фидакарь хезмәте өчен Бибинур апа күпсанлы Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләргә лаек булган шәхес. Ул 2005 нче елда “Сөембикә” журналы редакциясе тарафыннан татар хатын-кызлары өчен абруйлы бүләк – “Сөембикә” беләзеге белән бүләкләнде, 2012 нче елда узган Бөтендөнья татар Конгрессының 5 нче юбилей корылтаена шәрәфле кунак булып чакырылды, Татарстан хөкүмәте һәм БТК юлламасы белән Кама елгасы буендагы санаторийда ял итте һәм дәваланды. 2013 елның җәендә Төмән шәһәрендә ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Рәхмәт хаты алды. Төмән шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәриятендә Бибинур апа лаеклы урын алып тора, оешма әгъзалары аны хөрмәт итәләр, аның белән горурланалар. Биредә ул оста җитәкче һәм оештыручы, креатив фикерле, зур сәләтле, принципиаль һәм оешмага бәрәкәт китереп тора торган шәхес. Без, мөхтәрият әгъзалары, Бибинур апаны ихлас күңелдән лаеклы бүләк алуы белән котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек һәм яңа иҗади уңышлар телибез.

Төмән шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәрияте әгъзалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836