#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтер җебе өзелмәсен

последние и лучшие новости искусства в мире

17-1669 ел вакыт үтсә дә, Бөек Ватан сугышын үз җилкәләрендә кичерүчеләр аны бөтен куркынычлыгы белән искә төшерәләр. Безнең солдатларның батырлыклары, кыюлыклары, бөтен җаннары белән Ватаннарын сөюләре, дөньяда тынычлык урнашсын өчен гомерләрен бирүләре аша җиңдек ул сугышны.

Мин үземне бәхетле дип исәплим,чөнки балачактан ук сугыш ветераннарын күреп үстем. Элек Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында ягымлы, кешелекле, тырыш хезмәт белән яшәүче ветеран абыйларыбыз, бабайларыбыз шактый иде. Иң соңгысы – Зарифҗан абый Әхтәриевның да яныбыздан китүенә 7-8 ел вакыт узды.

1975 елның 9 мае, миңа 4 яшь. Авыл мәчете ул заманнарда клуб вазифасын үтәде. Аның тирә-ягы каен агачлары белән уратылган. Янында сугышта һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә кызыл йолдызлы агачтан ясалган һәйкәл куелган. Мәктәп укучылары “п” хәрефе ясап һәйкәл янәшәсендә тезелешеп басканнар.

Балаларның саны искиткеч күп, аларны хәзерге демографик кризислы вакытка күчерсәң, бөтен кеше шаккатыр иде. Байрак тоткан, барабанлы, быргылы, пионер галстугы таккан, пилоткалы укучылар хәтердә шулай сакланганнар. Аларның каршыларына күкрәкләре буйлап аркылыга кызыл тасма бәйләнгән, урамда җылы булуга карамастан, өсләренә сырма, башларына колакчын бүрек кигән сугыш ветераннары тезелешеп басканнар. Тантаналы рәвештә линейка бара. 7 яше тулмаган апам, 4 яшьлек дустым Энҗе белән һичнәрсәгә игътибар итмичән шарлар тотып, як-якка йөгерешәбез. Ветеран абыйлар, бабайлар безгә карап елмаялар, көлешәләр. Менә, кинәт, шарым берәүләрнең бәрәңге бакчаларына очып китте. Ике малай йөгереп, читән аркылы сикереп, шарны тоттылар...

Нургали абый Баһаветдиновның аты бар иде. Ул аңа мичкә утыртып елгадан су ташыды. Артыннан ияреп ничек су тутырганын карый идек. Абый бер аякка аксады. Төмәннән оныгы Илсөяр килсә, апам белән аларга барып түр бүлмәләрендә уйныйбыз. Нургали абый белән тормыш иптәше Тайфә апага концерт куябыз. Безне алар яраталар, тәмле сыйлар белән сыйлыйлар. 1978 елны алар Төмәнгә күчеп киттеләр.

Чандыр гәүдәле, кыскарак буйлы Гаделша абый Сибгатуллин бездән ике-өч өй аша яшәде. Бигрәк сабыр, мәрхәмәтле, нечкә күңелле кеше иде. Аръякта машина-трактор мастерскоенда хезмәт итте. Эшкә барганында һәм кайтканында безнең йорт яныннан узды. Ак төсле, койрыгы уралган Белка исемле эте бар иде. Ул эт беркемгә өрмәде, Гаделша абый артыннан беркайчан калмады.

Минем туганлык кәгазьне тутырган, озак еллар авыл советы рәисе вазифасын үтәгән ачык йөзле, укымышлы Гариф абый Төхвәтуллинның да бер аягы яралы иде, аксады. Таякка таянып терлек көтүен каршыларга безнең өй яныннан уза иде.

Зарифҗан абый Әхтәриев авылда мулла вазифасын үтәде. Шушындый дәрәҗәдә шәфкатьле, гади, намуслы кешеләр дөньяда аз була. Һәркемне бертигез күрде. Авылда мал табибы булып тырышып эшләде, иң абруйлы аксакал иде. 4 нче сыйныфта укыганымда сыйныфыбыз белән өйләренә кердек, алар мәктәптән ерак тормадылар. Гаҗәеп пөхтә яшәделәр, ишегаллары да төзек иде, бал корты тоттылар. Тормыш иптәше Зәйтүнә апа барыбызны түргә дәште. Зарифҗан абый сөйли, без тыңлыйбыз. Нигә солдатның сугышта күргәннәрен кәгазьгә язып бармадык икән, дип үкенәм. Аларның бу дөньяга мәңгелеккә килмәүләрен ул вакытта уйлый алмаганбыз. Мәктәптә ветераннар һәр елны линейкада сугыш турында сөйләделәр, язмагач берни истә калмаган. Нәбиулла абый Гайнуллинның гына концлагерьдан качып, партизаннарга эләгүен сөйләгәнен хәтерлим. Һәр авылдаш солдатның үзенең бер тарихы, истәлеге булган. Соңга калдык...Нәбиулла абый ветеран укытучы иде, тормыш иптәше Тайбә апа белән гомерләре буе балаларга белем биргәннәр. Зыялы, эшчән гаилә иде Гайнуллинар. Йорт түбәләре яшел төсле калай белән ябылган, капкаларында матур чәчәкләр төшерелгән. Аларның йортлары кешеләргә үрнәк булды.

Шәрәфулла абый Хәмидуллинның бер күзе зәгыйфь иде. Колхозда хисапчы булып эшләгәнендә, оныгы Энҗе белән аны эзләп авыл читенә складка барабыз. Шәрәфулла абый нык балаларны яратты, оныгына “былбылым” дип эндәшә иде. “Урамда озак уйнамагыз, кичкегә калмагыз, качкыннар йөри; атларга утырып чегәннәр килгәннәр, урлап китәрләр”, - дип безне өркетә иде.

Шәрәфетдин абый Латыйпов юл аша яшәде. Абый бер аякка аксады. Ул электрчы булып эшләде. Авылда электр уты сүнсә, тимер-томырлар асып елга буена трансформаторга төшеп китә иде. Латыйповлар бал корты асрадылар, җәйге айларда умарталары бөтен җиребезне чагалар иде. Тормыш иптәше Өммегөлсем апа баллы кәрәз кертә. Без, балалар, тезелешеп утырып кәрәз суырабыз. Барсик исемле этләре чылбырда торды, капкалары яныннан үткәнебездә бар көченә өрде.

Зиннәтҗан абый Әхтәриев та бездән ерак яшәмәде. Мастерскойда тимер-томыр остасы – механизатор булып эшләде. Ул эшкә велосипедта йөрде. Мөлаем йөзле, чәчләре дулкынланып торган киң күңелле, аз сүзле, гармунда яхшы уйнаучы абый иде.

Әхтәм абый Бакиев озак еллар шофер булып эшләде. 1978 елны җәен әти абыемны, апамны, туганыбыз Физалия апаны, мине Карбанга алып барды. Кайтканда безне Әхтәм абый бензин ташый торган машинасында Кыткүлгә килеп алды.

Габдулла абый Фәизовның сугыш сәбәпле бераз колагы ишетмәде. Оныгы Гүзәл Лилия апам белән мине аларга алып барган иде. Габдулла абый ишегалдын себерә, без аның аяк астында уралып йөрибез. Йомшак күңелле, сабыйларны яратучы ага иде ул.

Әкмал абый Сәгъдиев белән Тимербай абый Айтумбитов бер урамда яшәделәр. Аз сүзле, уйчан Тимербай абый капка төпләрендә эскәмиядә тәмәке тартып утыруы; чандыр гәүдәле, сөйкемле Әкмал абый йортлары янындагы тышкы абзарларына терлекләрне ябуы белән истә калганнар...

17-17Сугыш ветераннарының берничәсен генә яздым, алар узган гасырның 80 елларында авылда күп иде, еллар дәвамында әкренләп китеп бардылар.

Хәзерге яшьләр 1941-1945 елларда барган сугышны китаплардан укып, фильмнардан карап кына беләләр, хәтер җебе өзелмәсен өчен җиңүчеләр буынын хөрмәт итәргә, истә тотарга тиешләр. Бу тынычлык безгә нинди бәя аша бирелгәне һәрберебезгә мәгълүм.

Иске саргайган фоторәсемнәр... Нәкъ менә алар узганга кайтаралар, якын кешеләреңнең тарихын белергә мөмкинлек бирәләр. Сугыш каһарманнары мәңгелек онытылмаячаклар!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836