#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыллылар быел да Нәүрүз бәйрәмен, гадәттәгечә, себер-татар мәдәният үзәгендә каршы алдылар. Биредә узган Нәүрүз, Әмәл бәйрәмнәре халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, яшь буынны борынгы йолалар белән таныштыру максатыннан оештырылды. Бәйрәмне “Мирас” бию ансамбле ачып җибәргәннән соң, Нәүрүз сылулары тамашачыларны конфетлар белән сыйладылар. Алып баручы Айгөл Мәүлекәева сәхнәдән бәйрәмнең мәгънәсе турында сөйләде. Ул Тубыл районының татар авылларында Нәүрүзне Әмәл, Садака, Көлцән дип әйтүләре белән таныштырды, такмакларын җырлап та бирде.

Сәхнәдә концерт программасы мәдәният үзәге артистларының җыр-биюләре, балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Татар халык авыз иҗатыннан сәхнәләштерелгән “Аулак өй” күренеше күрсәтелде. Монда татар халык җырлары, такмаклары яңгырады, уеннарда яшьләр актив катнаштылар. Кунаклар фойеда оештырылган Гөлфәния Тимербаеваның, Варвара Черкашинаның кул эшләре күргәзмәсе белән дә таныштылар. Салкын кышны озату чарасы “Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз, язгы яңа елыбыз!” – дигән җылы теләкләр белән йомгакланды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836