#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Меткә авылы якташларны җыйды

последние и лучшие новости искусства в мире

11-5Вагай районы, Меткә авылында 2013 елның соңгы көнендә беренче тапкыр урамда күңел ачу үткәрдек. Безнең авылда клуб юк, ә кешеләрнең кайдадыр бергә җыелып, чын күңелдән ял итәселәре килә. Меткә борынгы авыл, ул елдан-ел үсә, яшьләр күбәя. Оештыручылар 2 атна алдан бәйрәмнең планын төзеделәр, һәр чыгыш өчен җаваплыларны куйдылар. Мәйданның уртасына чыршы утырттылар, балалар өчен тау, кардан кечерәк сәхнә ясадылар. Оештыручылар һәм катнашучылар: Ирина Айбатова (Кар кызы), Рудольф Абайдуллин (Кыш бабай), Фәридә Аблазисова, Гөлсара Шәймәрдәнова, Шерхан Матниязов, Лиана Шабанова, Минзилә Мутакарова, Рәис Мәликов, бертуганнар - Дамир, Тимур Аблазисовлар, Фәйзулла Аблазисов һәм балалары - Юлиан, Руслан, Денис Шабанов, Гөлшат, Юмабикә Ариповлар, Рузилә Чәләлетдинова. Мәйданга авылдашлар, төньяк шәһәрләрдән, Төмәннән, күрше авыллардан килгән якташларыбыз җыелдылар. Кыш бабай белән Кар кызы иң актив катнашучыларга грамоталар тапшырды. Халыкны бәйрәм белән Казанлы авыл хакимияте Думасы депутаты Р.Чәләлетдинова, фельдшер-акушер пункты мөдире Ю.Арипова, Зареченский коррекцион мәктәп-интернатта элек тәрбияче булып эшләгән Зәйникамал Сөләйманова кайнар котладылар. Бию чыгышлары белән И.Айбатова җитәкләде. “Такмаклар” бәйгесе хәзерге яшьләрнең аларны күбрәк белүләрен ачыклады. Олылардан иң күп такмаклар белүче дип Гөлбаян Абайдуллина танылды. Бәйрәмне алып баручы Ф.Аблазисова кешеләрне рухландырды, иң активларга бүләкләр бирде. Чараның бердәнбер спонсоры Казанлы авылы эшкуары Мәрсия Юсуповага бик зур рәхмәт. Музыкаль аппаратураны төньяклылар прокатка алдылар. Аның белән Юрис Мусин җитәкчелек итте. Халыктан җыелган акчага бүләкләр алынды. Бәйрәмне оештыручылар ихлас күңелдән авыл халкына рәхмәтле.

Гөлсара ШӘЙМӘРДӘНОВА. (Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836