#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Олыгайгач илһам килде

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышы башлануга – 73 ел, ә тәмамлануга 69 ел була. Олы Акъяр авылында яшәүче Сания Әхмәт кызы Фәстуллинага быел 70 яшь тула. Ул нәкъ илдә сугыш барган чорда дөньяга килгән. Әтисе Әхмәт Фәстуллин сугыш башында ук фронтка китеп, 1943 нче елны каты яраланып гаиләсенә кайта. Күпмедер вакыттан терелгәч, яңадан сугышка китә. Ә инде дошманны җиңеп кайтса кызы Сания дөньяга килеп, тәпи йөри башлаган. Менә бит ничек, туасы балалар, яшисе гомерләр тәкъдирдә язылган булса, күктән таш яуса да тормышка ашырыла. Әхмәт абый гарип булса да, гаиләсен ачлыктан саклап калу өчен Пышма елгасына балык тотарга йөри һәм көннәрдән беркөнне ул өенә кайтмый. Берничә көннән су өстенә мәрхүмнең гәүдәсе калкып чыккач кына табалар.

Сания апа туган авылында яши, эшли, тормышка чыга, балалар үстерә. Төмәннең авыл хуҗалыгы институтының III курсын тәмамлап, чирләп киткәч, укуын ташларга мәҗбүр була. Авылда совхозның фермасында 15 ел сыер савучы булып эшли, аннары шәһәргә күчеп, балалар бакчасында 30 ел тәрбияче һәм барлыгы 40 ел эш стажы, хезмәт ветераны исеме белән лаеклы ялга чыга.

Сания апаның кызыклы тормыш юлы олыгайгач, бала-оныклар үскәч башлана. Олы Акъяр авылында бер генә чара да ансыз үтми. Җиңү көне, Олылар көне, Халыкара хатын-кызлар бәйрәмнәрендә актив катнаша. Күңеле сыкраганда язган шигырьләрен халыкка укый. Аның: “Мине искә алырсыз”, - дигән шигырен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Мине искә алырсыз

Тел белән әйтелмәгән уйны
Дәфтәр битенә язам мин.

Күңелемнең ташкан чагын
Язып кына аңлатам мин.

Дөнья күргән чактаТөрле вакыт була.
Кайчак бик шатлыклы,
Кайчак күңел тула.

Уйламагыз, шигырь яза икән, дип
Ул минем күңел ташуы,
Йөрәкнең ярсуы,
Тормыш көймәсенең чайкалуы.

Бу дөньяда мәңге яши алмыйбыз,
Кала бездән балалар,
Кала бездән оныклар.

Мин булмасам мине искә алырсыз,
Сары тышлы дәфтәрне табырсыз.

Минем язган шигырьләрне
Укып искә алырсыз.

                                                                Сания ФАСТУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836