#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сакчы да, электрчы да, сантехник та...

последние и лучшие новости искусства в мире

Сүзем Вагай районы, Тугыз авылында яшәүче Таир Сафин улы Сибгатуллин турында. Тормыш юлында күп кенә хезмәт урынында эшләде. Бүгенге көндә Тугыз урта мәктәбенең сакчысы, электрчысы һәм сантехнигы.Үз эшен бик оста башкара. Авылда да күп кенә кешеләр аңа ярдәм сорап киләләр. Һичкемгә “Юк”, - дип әйтми ул, хәленнән килгәнне эшли.

16 яшеннән генә Омск шәһәрендә шина (тәгәрмәч) фабрикасында эш юлын башлый. Аннан өч ел дәверендә диңгез флотында су асты корабында хезмәт итеп кайтты. Шуннан соң токарь, эретеп ябыштыручы, тракторчы һөнәрләрен үзләштерә. Озак еллар урман хуҗалыгында хезмәтче булды.

Тормыш иптәше Рәйсә апа белән менә инде утыз җиде ел гомер кичерәләр. Кызлары Венера, кияүләре Вайнерга зур терәк һәм ярдәмче булып торалар. Оныкларын үстерүдә, тәрбияләүдә икесе дә зур көч куйдылар. Хәтта оныкларын карау өчен эштән чыгып өйдә утырган вакытлары да булды. Шуннан соң Вагай районының Кече Уват авылында балык хуҗалыгы җитәкчесе вазифасын да үтәде. Тик, кызганычка каршы, колхозның гомере кыска булды.

Менә инде 20 елга якын мәктәптә хезмәт итә. Кирәк чакта - көнме, төнме - һәрвакыт чакырсалар йөгереп чыга. Өстәмә эштән дә баш тартмый. Дусты Фәттах абый белән ватылган тәрәзә пыялаларын алыштыралар, тимер аяклы урындыкларны эретеп ябыштырып ремонтлыйлар. Нинди генә эшкә тотынмасын, башкарып чыга.

Кияве ЗАКИР.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836