#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төйдереп биючеләргә тимер идәннәр кирәк

последние и лучшие новости искусства в мире

17-4Өлкә сәхнәсендә себер татарларының төйдереп биюләрен беренчеләрдән булып “Акъярлы” фольклор ансамбле башкарды дисәм, зур ялгышлык булмас дип уйлыйм. Чөнки аларга кадәр биючеләребезнең күбесе төрле милләтләр биюләреннән алынган хәрәкәтләр арасында себер татарларыныкын кертеп биеделәр. Алдагы елларда тамашачылар “Акъярлы”ларның урындыклар, эскәмияләр өстендә төйдереп биегәннәрен бик яратып карадылар. Ә быел биючеләребез өлкә фольклор фестивалендә атлы арбага утырып эштән кайтып барган җирдән ял итәргә тукталган кызлар биюе белән сөендерделәр. Ансамбль җитәкчесе Тәнзилә Степанова әйтүенчә, бию хәрәкәтләрен ул әбиләрдән, “Шытыр-шатыр” ансамбле һәм муллашлылар биючеләреннән карап өйрәнеп, бары тик себер татарларына гына хас булган элементларын туплап бербөтен композиция төзиләр.

Төмән районы, Акъяр авылы мәдәният йортында “Акъярлы” ансамбленең барлыкка килүенә 5 ел, алардан башка “Ялкын” урта яшьтәге балалар һәм нәниләр ансамбльләре уңышлы гына эшләп торалар. Мәдәният йорты җитәкчесе Ачилә Сагидуллина үзе дә ансамбльдә биеп-җырлый һәм гармунда оста уйный. Аның тырышлыгы белән һәр бәйрәмдә концертлар, төрле бәйге-конкурслар, кызыклы чаралар үткәрелеп тора. Бигрәк тә укытучылар һәм укучылар белән тыгыз эш алып барыла. Шулай ук авыл мәчете имамы Әмир хәзрәт Балдин белән берлектә хәтта өлкә күләмендә дини бәйрәмнәр уздыралар. Күптән түгел алар күршедәге Индрәй авылында күркәм концерт куйганнар, инде Муллаш авылында кунак булып кайтырга планлаштыралар. Алар әле район, өлкә күләмендә оештырылган Сабантуй, фестивальләрдә катнашып гел югары урыннар яулыйлар. Мәсәлән, 2012 нче елда Самара өлкәсендә узган “Түгәрәк уен” бөтенроссия татар фольклор фестивалендә “Акъярлы”лар 2 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булалар. Ә үткән ел Пермь өлкәсе, Барда авылында үткән 4 нче бөтенроссия авыл Сабантуенда аларның чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килеп, алар төрле яклардан килгән массакүләм мәгълүмат чараларының игътибар үзәгендә булалар һәм туган якка тагы бүләксез кайтмыйлар. Биюче кызларыбыз чит регионнарга чыгып, милләттәшләр белән аралашып, тәҗрибәләр белән уртаклашырга мөмкинлек булдырган өлкә татар Конгрессына рәхмәтләрен белдерәләр. Алар әле бу казанышларына шатланып тукталып калырга уйламыйлар, киләчәктә яңа биюләр, сәхнәләштерелгән күренешләр белән тамашачылар мәхәббәтен яуларга исәплиләр. Уңышлар телик аларга.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836