#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язмышына рәхмәтле

последние и лучшие новости искусства в мире

13-11Туган ягың, гаиләң, синең нәселеңне дәвам итүче балаларың булу – зур бәхет ул. Рәшид Мавлюкаев та үзен бәхетле кеше дип саный. Күптән түгел 60 яшен каршы алган ир кеше үткәннәре турында уйлана, нәтиҗә ясый.

Рәшид Якуб улы – Тугыз авылында күп балалы гаиләдә туган. Казанлы урта мәктәбен тәмамлагач, Дубровное училищесында киң профильле тракторчы-машинист белгечлеген алып чыга. Аннары Тубыл шәһәрендә радистлыкка укый. Армия сафларында йөреп кайтканнан бирле ул гел хезмәттә. Барлык стажы – 35 ел. “Вагайский” урман хуҗалыгының Тугыз бүлегендә станокта да эшли, тактасын да яра, тимерче, эретеп ябыштыручы да була ул, аннары мастер вазифасын да башкара. Ышанычлы дус-хезмәткәр һәр җирдә үз бурычларын намус белән, җавапчыллык тоеп башкара.

Шуңа да үзен һәркайда яраталар, хөрмәт итәләр. Юкка гына аннары “Тугыз” торак-коммуналь хуҗалыгы директоры итеп билгеләмиләр аны. Агач әзерләү, эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Рәшид Якуб улы гел булышырга әзер тора, кешелеклелек, оештыручанлык, таләпчәнлек хас аңа. Коллектив та һәрвакыт планнарны үтәп бара, шуның өчен гел мактаулар, бүләкләүләр кабул итә.

Хәзер Рәшид Мавлюкаев - шәхси эшмәкәр. Ул халыкка үзенең транспортлары белән хезмәт күрсәтә.

Тугыз авыл Думасына 3 чакыру рәттән депутат итеп сайлана. “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы концертларда, спорт чараларында актив катнаша. Авыл кешеләре проблемаларын яхшы белә, аларны хакимият белән бергә хәл итәргә тырыша.

Кешеләргә кирәкле булудан бәхетен таба ул. Туганнары, күршеләре дә шат күңелле, аралашучан, кайгыртучан Рәшид Якуб улы белән киңәшергә, сөйләшергә яраталар.

Шәхси тормышында да барысы да яхшы: хатыны белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр, зур өй салдылар, үз хуҗалыклары бар. Балаларның һәркайсының үз тормышы, эшлиләр. Кызлары Айгөл Тубыл социаль-педагогия академиясендә укый.

Р.Мавлюкаев лаеклы ялга чыкса да, булган техникаларын халыкка хезмәткә файдалануда куллануны дәвам итә. Тормыш алга бара.

Фатыйма ВАБИЕВА.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836