#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Яңавыл – минем район”

последние и лучшие новости искусства в мире

24-12Төмән шәһәренең бер районы - Яңавыл (Парфеново) белән барыбыз да таныш. Ә менә аның тарихына кагылышлы мәгълүматларны һәркем дә белмәгәндер. Соңгы вакытта Яңавылда үскән Әлмирә ханым Сажина (Гомәрова) үзенә якын төбәккә күп игътибар бирә башлады. Үзе укыган 9 нчы мәктәп ишегалдында район тарихын чагылдырган стендлар урнаштырды, мәчет коймасы янында элекке сирень бакчасы булдыруны әйдәп йөрде. Һәм менә май аеның бик матур көнендә мәктәптә Яңавылның туган көнен үткәрде.

Мәктәпнең элекке директорының оныгы әтисе калдырган архив белән ныклап танышып, 3 ел элек башланган эзләнүләр нәтиҗәсендә, документларга таянып, Яңавылга 300 ел булуын дәлилли. Һәм бу түгәрәк дата уңаеннан бәйрәм оештырырга планлаштыра. Әлмирә ханым планнарын тормышка ашырырга гадәтләнгән. Бу юлы да райондашлары алдында сынатмады.

Актлар залы шыгрым тулы иде. Авылның билгеле гаиләләре, монда туып-үскән кешеләр, кунаклар катнаштылар. Иң элек алып баручы фотослайдлар ярдәмендә авыл тарихын сөйләде. Мадьяровлар, Хөсәеновлар турында күп яңалыклар белдек. Авыл тарихына бохарлы Гаҗилә апа Гөбәйдуллина тукталып китте.

«Этнос» балалар үзәгендә тәрбияләнүчеләр биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Музей экспонатларыннан зур түгел күргәзмә оештырылган, берничә мастер-класс эшли иде.

Мондый очрашуларның ел саен уздырылуына өметләнделәр. Ишек төбеннән үк: «Исәнмесез!» - дип каршы алучы милли киемле кызлар, тарихи экспонатлар күргәзмәсе, мастер-класслар, зур өстәлдә әзерләнгән милли аш-су, кочаклашып күрешә торган туганнар, дуслар, танышлар - барысы да алдагы очрашуларның тагын да шәбрәк буласына ишарә иде.

Өлкәннәр үткәнне искә төшерсәләр, яшьләр тарих төпкелләренә тирәнрәк күз салдылар.

Белешмә:

1595 елда Мәскәү хакимияте җирле хөкүмәткә бохарлы һәм ногайлы байларны тоткарлыксыз Тара, Тубыл, Төмән шәһәрләренә кертергә боера. Төмәнгә бу елны беренче сәүдә кәрваны килә.

1596 ел. Түре елгасы аръягында Бохара бистәсе барлыкка килә. Себергә кәрван белән килүче барлык байларны да бохарлы дип йөртә башлыйлар. Соңрак бохарлылар якын-тирә татар авылларына күченеп китәләр.

1658 ел. Х.З.Зияевның “Экономические связи Средней Азии с Сибирью в XVI – XIX вв.” китабында бохарлылар турында искә алына.

Шулай бистә үсә, 18 гасыр башында 49 ишегалды исәпләнә. Аннары аерым мәктәпләре барлыкка килә. Мәчет төзелә. 1899 елда бистә Тубыл губернасының Төмән округы, Бохара өязенә керә. 1923 елда Яңавыл дип атала. 1960 елда ул Төмән шәһәре составына алына.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836