#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Безнең Сания апабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

9-132017 елның 18 мартында Шыкча авылында яшәүче көләч йөзле, сабыр холыклы, җыйнак гәүдәле, ак чәчле әби – Сания апа Хәйруллинага 90 яшь тула. Олы яшьтә булуына карамастан, ул әле дә үзе белән бергә яшәүче оныгының балаларын караша, әти-әниләре өйдә юкта аларга күз-колак була. Үткәннәре турында сорасаң, Сания апа, кояштай елмая да: “Кеше күргәнне без дә күрдек, тырыштык, эшләдек, сугыш вакытында да ач йөрмәдек”, – ди.

Әйе, Сания апаның балачагы да авыр сугыш елларына туры килә.

Сания Галимҗан кызы Шыкча авылында Галия белән Галимҗан Ибләминовлар гаиләсендә дөньяга килә. Ибләминовлар Шыкча авылына 1921 елда Татарстаннан, ачлыктан качып, күчеп киләләр. Сания апа гаиләдә 10 бала арасында зурлары була. Аның эне-сеңелләре: Сания, Наҗия, Мәрзия, Газиз, Харис, Рәхилә, Минсырур, Шәрифҗан, Нәсимә, Миңкамал.

 Бөек Ватан сугышы башланганда Сания апага нибары 14 яшь була. Әтисе фронтка китә. Әнисе иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә, Сания апа да әнисе белән колхоз кырларында чүп утый, урак ура, көлтә бәйли, кышын фермада эшли.

Шыкчада 1929 елда оештырылган “8 советлар съезды” колхозында балыкчылар артеле була. Сугыш елларында анда картлар, яшүсмерләр эшлиләр, аларга бераз булса да балык биргәннәр. Шулай Сания апа гаиләсенә булыша. Балыкчылар артелендә ул авыр елларда Сания апа белән беррәттән Сәйрә Гомәрова, Сабирә Сабирова, Хәлбикамал Кәримова, Ташбулат Рәхимов, Әхмәдулла Хәйруллин, Сания апаның бертуган сеңлесе Наҗия эшлиләр. Ә балыкчыларның башлыклары Нигъмәтулла Хәйбуллин була. Сугыш бетеп, исән калганнар туган авылга кайта башлыйлар. Авылга, авыр яраланып булса да, Сания апаның әтисе Галимҗан абый да кайтып җитә. Тормыш бераз җиңеләя. Авылга фронттан Сания апаның авылдашы Мәүлетбәк Хәйруллин да кайтып җитә. Ул сугышка 1942 елның июлендә алына. Сталинград янында әсирлеккә төшә. Совет солдатлары азат итеп, фильтрацион лагерьны үткәннән соң, ул авылга 1950 елда гына кайтып җитә. Бераздан Сания апа белән Мәүлетбәк абый өйләнешәләр. Мәүлетбәк абый тракторчылар курсын тәмамлап - тракторчы, ә Сания апа колхоз фермасында сыер савучы булып эшли. 9-14Алар яхшы хезмәтләре өчен күп Мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнәләр. Мәүлетбәк абый һәм Сания апа гаиләсендә 5 бала: Рөстәм, Нурия, Рәис, Равис, Хәсимә үсәләр. Алар балаларына яхшы тәрбия, белем бирәләр. Кызганычка каршы, Мәүлетбәк абый бик иртә үлеп китә. Бераздан улы Рөстәмне, кызы Нурияне дә югалткан. Сания апа төшенкелеккә бирелмичә, гомерен калган бала-оныкларына, нәбәрәләренә багышлый. Хәзерге көндә аның 10 оныгы, 19 нәбәрәсе бар. Шыкча авыл хакимияте, ветераннар советы исеменнән Сания апа Хәйруллинаны олы юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, тыныч картлык, озын гомер телибез.

Рәсемнәрдә: Галимҗан, Галия Ибләминовлар, Сания, Мәүлетбәк Хәйруллиннар).

Хәмдия КЫЗЫЛБАЕВА, Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836