#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дөрес тәрбия җимешләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай районының Меткә авылында күпләр өчен үрнәк булган Низам абый һәм Фәриха апа Бәдретдиновлар (хәзер мәрхүмнәр) 12 бала китереп, 9ын алдынгы карашлы, тәрбияле, белемле, кешелекле, намуслы итеп тәрбияләп, тормыш юлына озатканнар, халкыбыз, ил алдында булган бурычларын олы җаваплылык белән үтәгәннәр. Менә кемнәр ул балалары: Марс, Флера, Вил, Эрнест, Мәгизә, Даниял, Гөлнара, Илшат, Нурис. Шөкер, бүгенгә аларның бишесе исән-саулар. Шулардан Тубыл шәһәрендә яшәгән Даниял Низам улына март аенда 70 яше тулды. Вакытында коронавирус аркасында очраша-җыелыша алмаган бертуганнар, гомумән, Бәдретдиновлар нәселе. Даниялның 70 яше тулу уңаеннан, июнь аенда туган авылларында җыелышырга булганнар. Якты хыялларын тормышка ашырырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!

Бу гаилә-нәсел балалары турында бик күп язасым килә минем, чөнки Марс, Флера белән бер елларда Тубыл татар педучилищесында укыдык. Училищены тәмамлауның 50 еллык юбилеена ерак Сыктывкардан Марс Бәдретдинов, сеңлесе Флера килеп катнаштылар, бик шат булып кайтып киттеләр.

Ә Флера Низам кызы белән педучилищедан соң, пединститутны бергә тәмамладык, 60-65 еллык очрашуларыбызны да, үз юбилейлы туган көннәребездә дә без бергә якты йолдыз булып аралашып-хәбәрләшеп яшибез хәзер дә.

Брестта хезмәт итеп яшәгән полковник Вил энеләре, Аромашта порокурор булып эшләгән Илшатлары да миңа таныш. Язмыш җилләре тату, тәрбияле гаилә балаларын югары белемнәргә, дәрәҗәләргә ирештереп, төрлесен төрле урыннарга урнаштырды.

Меткәдә әти-әниләре нигезен саклап яшәүче, аны матурлап, үз куллары белән төзекләндерүче Даниялның гаиләсе өчен җәйге дача булып исәпләнсә дә, ял итәр өчен Кырым, Төркия, санаторийлары кирәкми. Иләгенә күрә чиләге дип юкка әйтмәгәннәр, Даниялның хатыны Мәүлиха да зур гаиләдә тәрбия алган, Тугыз авылы кызы. Бик тырыш, акыллы, киң күңелле, ярдәмчел җан иясе ул. Үзе дә хәзер оныклары яраткан, аларга терәк, кирәк булган әби. Ир язмышы хатын-кыз кулында бит. Шуның өчен рәхмәт аңа да, Даниялы белән сәламәт, бәхетле, тормыш елларын парланышып, тигез картаеп яшәргә насыйп итсен.

Холкы буенча сабыр, эш сөючән, тырыш, теләсә нәрсәне үз куллары белән булдыра алган, үз нәселе исеменә тап төшерми яшәгән Даниялны туган көне – 70 яше белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аңа сәламәтле, игелекле һәм иманлы гомер елларын телибез.

Апасы Флера – Коми Республикасыннан, Мәгизә – Вагайдан, энесе Илшат – Аромаштан һәм аларның гаиләләре исеменнән ветеран кытучы Рәшидә БАКИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836