#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гөмбә җыю

последние и лучшие новости искусства в мире

Гөмбәне иртән кояш чыкканчы яки болытлы көнне җыю яхшы. Аны җирдән төбе-тамыры белән тартып алмаска, пычак белән ипләп кенә кисеп яки акрын гына боргалап алырга киңәш ителә. Картайган яки бозылганын алмаска кирәк.

Гөмбәнең эшләпәсен кырып чистартырга, өстендәге юка эшләпәсен куптарып ташларга кирәк. Махсус тикшеренүләр зарарлы һәм агулы матдәләрнең шул элпәдә булуын күрсәтә. Майлы гөмбәнең элпәсе бик җиңел алына, ә инде алныкы кайнар су белән пешекләгәч кенә яхшы куба. Пешекләгәннән соң гөмбә азрак ваклана.

Гөмбә эшкәртү

Бөрешкән кәҗә гөмбәсен һәм кәҗә гөмбәсенең очлы башлысын 7-10 минут кайнатып, суын түгәләр. Гомумән, гөмбәне пешергәнгә кадәр бер кат кайнатып алсаң, аның ачысы бетә һәм агулану куркынычы азая.

Гөмбәне аш-су пешерер алдыннан гына юарга киңәш ителә. Алдан әзерләсәң, тиз бозыла, каралып, ямьсезләнеп китә. Каралмасын өчен, аны ак серкә яки лимон кислотасы салган салкын суда тотарга кирәк.

Гөмбәнең эшләпәсе сабына караганда тизрәк пешә, шуңа күрә аның сабын ваграк итеп турыйлар.

 Аны озак сакларга ярамый, алып кайту белән эшкәртергә кирәк. Чөнки озак торганда анда зарарлы һәм агулы матдәләр хасил була. Бер тәүлектән соң ук гөмбә ашау өчен яраксызга әйләнергә мөмкин.

Гөмбә белән агулану:

Кеше гөмбә белән ике төрле агулана: беренчесе – ризык ашауга хәле начарая, икенче төре – иң куркынычы, агулану билгеләре берничә сәгатьтән, хәтта берничә көннән соң гына барлыкка килә. Агулануның беренче билгеләре: эч авырта, ашказаны кисеп-кисеп алган кебек була. Кеше укшый башлый, эче китә, организм хәлсезләнә, баш әйләнә, салкын тир бәреп чыга, кан әйләнеше начарая, күз аллары караңгылана. Гөмбә, яисә гөмбәле ризык ашаганнан соң, үзегездә әлеге билгеләрне тойсагыз, кичекмәстән табибка мөрҗәгать итегез.

Табиб килеп җиткәнче түбәндәгеләрне эшләгез: ничек тә укшырга тырышыгыз, нинди гөмбә белән агуланганыгызны ачыклау өчен, гөмбәле ризык калдыкларын саклагыз. Нинди гөмбә белән агулануны ачыклау бик мөһим, чөнки һәр гөмбә аерым составка ия. Төрле очракта төрлечә дәваларга кирәк.

Бернинди спиртлы эчемлек тә кулланырга ярамый. Спиртлы эчемлек агулы матдәләрне шул мизгелдә ук канга сеңдерәчәк. Гөмбә белән сак һәм игътибарлы булыгыз!

(“Акчарлак календаре”ннан).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836