Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәренең “Фортуна-Ләйсән” күп профильле мәдәният үзәгендә бик күңелле Яңа ел кичәсе узды. Бәйрәм искиткеч матур фейерверк һәм “Ур-р-а!” кычкырган тавышлар белән башланды. Аннары үзәк җитәкчесе Фәридә Бабина кунакларны бәйрәм белән җылы котлап, изге теләкләрен юллады, онытылмаслык ял, күтәренке кәефләр теләде. Яңа ел кичәсен күпләргә таныш Гөлфия Левкова белән Роберт Сабиров югары дәрәҗәдә алып бардылар. 4 сәгать буе барган чарада музыка тавышы һич тә тынмады, өлкә конкурс-фестивальләрендә җиңеп, лауреат исемнәрен яулаган җырчылар, биючеләр төрле җырлар, нәфис биюләр башкардылар. Безгә, тамашачыларга, шәрык биюе түгәрәгенә йөрүче кызлар биюе бик ошады. Ольга Комарова, Оксана Макуева җырлаганны да яратып тыңладык. Кыш бабай (Дмитрий Гильманов) рок-н-роллны биеп безне көлдерде. Без бик теләп төрле бәйге-уеннарда катнаштык, биедек, җырладык. Кичәдә алган яхшы кәеф бүгенгә хәтле саклана. Бер елга җитәрлек энергия алдык дип уйлыйм. Шуңа газета аркылы оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм.
Сәрвәр АИТОВА, Төмән шәһәре.