#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Картлык ул - байлык

последние и лучшие новости искусства в мире

“Шигырьләрем дусларыма бүләк итәм,
Шул бүләккә рәхмәт сүзен өмет итәм”.

                                                              (“Шагыйрь байлыгы”).

Тубыл буеның җирле шагыйрәсе Галия Абайдуллина (Зилә) үзенең шактый күп шигырьләрен картлык чорына багышлап язган. Әлбәттә, Галия ханымның лирикасы шактый киң һәм төрле. Шул киң лирикасы арасыннан мин бу юлы картлык чорына багышланганнарына гына тукталып китәм. Тирәнрәк уйлап карасаң, ул бәхетле һәм озын гомер кичергән кешенең җимеш җыйган шатлыклы көннәре. Үзең чәчеп, үзең сибеп, үзең сугарып, үзең чүпләрен утап хәткә җиткән җимешләрен җыеп һәм канәгатьләнеп ашаудан да рәхәтлек һәм шатлыклы нәрсә бар микән? Картлык ул бәхетле кешеләр өлеше, шуңа шатланырга гына кирәк, үткән гомергә үкенеп, кайгырып утырудан ни файда?

Галия ханым картлыкка багышлаган шигъри юлларында оптимизм һәм яхшы хисләр ялтырап тора, шуның өчен аның шигырьләрен уку үзенә бер югары хисләр тудыра.

Картлыгымны күрмәмеш булып
Алга планнар да корам.

Өзелеп барган өметемне дә
Азга гына ялгап торам.

                                     (“Көзем”).

Шагыйрәнең кайбер шигырьләрендә пессимистик  юллар булса да, ул үз күңелен һәм безнең күңелне югары хисләр табып юата.

“Картык – шатлык түгел диләр,
Картлыкның бар шатлыгы.

Нәсел тамырларым исбатлый
Җирдә яшәү хаклыгын”.

                                              (“Картлык – шатлыкмы?”)

Шагыйрә картлык көннәренә җитешүенә үзе дә шатлана.

“Яшьтәш дуслар һәм дин кардәшләрем
Шөкер җитештек картлык көненә.

Гомер уза, сәламәтлек туза,

Таптанабыз картлык көенә”.

                                                               (“Картларга һәм яшьләргә”).

Бар икән шул, ул да булса эш һәм эшчәнлек. Иҗат эше – җан шифасы.

“Кайчагында яхшы уйлар килә
Мыскыл итеп, җанны үчекләп.

Шулчак кулга кәгазь, каләм алам,
Ятмасыннар миңа үпкәләп”.

                                                           (“Эңгер-меңгерле бәхет”).

Галия ханым үзенең шигъри юлларын өлкән укытучыларына да юллаган. Шулай ул үзенең укытучысы Альберт Урамаевка һәм аның иптәше Фазилә апага карата җылы сүзләр табып, аларны әдәбият битләренә керткән.

“Берегез Ак әби, берегез Ак бабай,
Хәйран калырлык эшләрегез.

Гакыл белән үткән һәр минутлар,
Актан көнләшерлек яшәгез”.

Аннары:

“Ак бабай”дан Гыйлем алдым,
Рәхмәт ул өйрәтте сәлам бирергә.

Баш хәрефән кеше булырга һәм...

Сәхнәләрдә биергә”.

                                                           (“Ак әби” һәм Ак бабай”).

Ханым шигырьләрен шактый күп кешеләргә багышлаган һәм һәрберсенә җылы, урынлы сүзләр тапкан. Картлык темасыннан башка аның иҗатында башка темалар да күп. Галия ханымның лирикасы киң һәм бай. Ул һаман да лирикасын баетканнан баета бара. Алга бара, үсә шагыйрә. Шуны әйтәсем килә, җирле шагыйрьләр һәм язучылар әсәрләрендә әдәби тәнкыйть тарафыннан игътибар аз. Бу юнәлештә әдәбиятта бик зур кимчелек бар. Соңгы 20-25 еллар эчендә Төмән татарлары арасыннан шактый күп күренекле шагыйрьләр калкып чыкты. Аларның иң танылганнарын искә алып хөрмәтләп санап китәсем килә: Клара Кучковская, Фәхриҗамал Утяшева, Гөлфизәр Абдрахманова, Гөлнур Хәйруллина, Галия Абайдуллина, Бибинур Сабирова һ.б. Әгәр нигә ирләр юк дисәгез, күренекле вафат шагыйрь Заһид Акбүләков, Сәгыйть Сагитов, Рәкыйп Ибраһимов, яңа аякка басып күтәрелеп килүче Сөнгать Бекенин һ.б. Минем уемча, болар беренче сандугачлар, киләселәре әле алда. Шуны да басым ясап әйтеп китәм, бу шагыйрьләр “Яңарыш” нурларыннан куәт алдылар һәм әдәбият дөньясына керделәр.

Исхак ИСХАКОВ, Төмән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836