#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мин яңадан сафта

последние и лучшие новости искусства в мире

Әлхәмдүлиллә, өченче пенсияне эшләргә дип, эшкә чыктым. Эчке кичерешләргә килгәндә, әлбәттә, тарткалашулар булмады түгел.”Эшкә чыгыйм микән, әллә “пора инде честь знать” дигән кебек өйдә генә утырыйм микән?” дип йөрдем. Үзем төгәл һәм ныклы карарга килә алмагач, чираттагы ял ахырында редакциягә килдем, янәсе хезмәттәшләрем нәрсә әйтерләр. Алар инде, Наилә апа, китмә, синсез күңелсез безгә, дигәч, барлык икеләнүләр җилгә очты. Үземдә яңа канатлар үсеп чыккандый хис иттем. Әйе, ничә еллар бергә эшләгән коллектив, яхшы мөнәсәбәтләр бик мөһим шул.

Барыбыз бергә тулаем бербөтенгә, бер гаиләгә әйләнеп беткәнбез. Әгәр дә чынлап торып китәсе булса, үземә дә алардан аерыласы бик авыр булачак иде. Үзеңнең кемгәдер кирәклегеңне тою, халкыңа хезмәт күрсәтә алу үзе бер зур бәхет. Аннары газетаны укучылар да көч һәм дәрт биреп торалар. Аларның куанычлы рәхмәтләре нигә тора. Күп танышлар котлаулар, газетага язылу һәм башка эшләр белән өйгә килергә гадәтләнгәннәр. Әле ялда чакта: “Мин, мөгаен, инде эшкә чыкмам, редакциягә үзегез алып барыгыз”, - дисәм, “Ничек инде эшләмисең?» - дип аптырашып калалар. “Соң берәр вакыт пенсиягә чыгамдыр бит”, - дип тә карыйм. Кыскасы, рәхмәт барыгызга да, дәртләндереп, канатландырып торганыгыз өчен. Сезнең аркылы мин яңадан сафта, яңадан эштә, тик Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән генә аермасын. Сез, газета укучылар булганда, газета да яшәячәк, ә бергә эшләүче кызларыма аерым рәхмәтләр укыйсым килә. Күп еллар элек берәм-берәм, аларны редакциягә эшкә алганда Азат Сәгыйтов турында еш кына, әллә ул “әүлия” булды микән, дип уйлап куя идем. Чөнки кызларны бер калыптан үткәргән кебек алган ул эшкә. Алар: Алсу, Гөлнур, Нәсимә, Диләфрүз, Рәүфә, Лариса – яхшылык таратучы фәрештәләр дияр идем. Үзләре тыйнаклар, яхшы, күңелле тырышлар. Оешма директорлары, түрәләр барысы да үзләрендә шундый коллектив булуын теләрләр иде һәм, минемчә, безгә ак көнләшү белән караучылар да юк түгел.

Хәзер “Яңарыш”ка язылу вакыты бара. Телисез икән өйгә, яисә эшкә килеп тә языла аласыз. Моннан алдагы газетага язылу вакытында 100 кешене яздырган идем. Бу юлы тагы да күбрәккә исәп. Газета укучылар белән без, журналистлар, артистлар һәм тамашачы кебек. Газета укучыларсыз яши алмый бит, шуның өчен укучыларыбыз саны артсын, телебезне югалтмыйк.

Наилә САФИУЛЛИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836