#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Пышны” ансамбле эске авылында

последние и лучшие новости искусства в мире

3-6Яшь вакытта Ишим шәһәренә барышлый Пышма елгасын аркылы чыкканда, бер дә уйламаган идем, Пышма елгасы тагын күз алдыма килер дип. 18 декабрь көнне Эскегә Муллаш авылыннан “Пышны” ансамбле килеп концерт куеп китте. Салкынга карамастан, мәдәният сарае халык белән шыгрым тулы иде, хәтта басып торучылары да булды. Концерт ике ярым сәгать барды. Үзешчән артистлар шигырьләр сөйләделәр, ялгыз һәм парлап биеделәр, җырладылар.

Муллаш авылында сакланып калган фольклор гореф-гадәтләргә таянып төзелгән бу концерт безгә бик ошады. Шунысын әйтер идем, ансамбльдә тулы гаиләләр катнашты: Фәймә, Зиннур Бабшановлар, Гөлшат, Адилә, Җәгъфәр Касыймовлар, Әнисә, Нияз Уразумбетовлар, Әкълимә, Равис Бабшановлар, Нурзия, Нариман Хәлиуллиннар. Концертны Фәймә Бабшанова һәм Фәнисә Зиннәтуллина алып бардылар.

Эске авылының мәдәният йорты директоры Ольга Смирнова һәм хезмәт ветераны Мәгъзәнур Калбаева артистларга рәхмәтләрен белдерделәр.  Халыкның кайтасы килмәде, бергәләшеп җырладылар, биеделәр, татар булуларына  горурландылар.

Шулай ук декабрьдә мәдәният йортыбызда тагын бер зур концерт булды. Күрше Тарман авылыннан “Саз” фольклор ансамбле килеп, искиткеч шәп концерт бүләк итте. Екатерина Әхмәтҗанова җитәкчелегендә җырчы Зөлфирә Абдразакова, Нәфия Балдашова, Әлфия Айзатуллина, Руфина Туйчи-кова, Жанна Ильчебакиева, Факия Тузмөхәммәтова, Ра-зия Муллакова, музыкаль җитәкче Әбүзәр Миннебаев бай эчтәлекле, кызыклы концерт программасын тәкъдим иттеләр. Якташларыбызга зур рәхмәт, киләчәктә дә шулай очрашырга язсын.

Рәхимҗан МУЛЛАКОВ, Түбән Тәүде районы, Эске авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836