#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәләтле язучыларга губернатор премиясе тапшырылды

последние и лучшие новости искусства в мире

3-724нче декабрь көнне Төмән шәһәренең өлкә фәнни китапханәсендә өлкә әдәби конкурсында җиңүче, өлкә мәдәни мирасына зур өлеш кертүче сәләтле язучыларга тантаналы рәвештә өлкә Губернаторы премиясе тапшырылды. Әлеге конкурс “Әдәбият елы” уңаеннан быел беренче мәртәбә оештырылды. Конкурска материаллар 10-30 ноябрьгә хәтле махсус билгеләнгән жюри тарафыннан кабул ителеп, 4  - “Матур әдәбият”, “Поэзия”, ”Документаль, публицистик, әдәбият белеме һәм фәнни-популяр әдәбият”, “Балалар әдәбияты” номинацияләре буенча каралдылар.

Кунакларны  губернаторның беренче урынбасары Наталья Шевчик сәламләп: 3-9“Белемле, кешелекле булу – күркәм миссия ул. Бу премия регионда яңа талантлар, яңа исемнәр барлыкка килүгә этәргеч булыр дип ышанам”, - дип конкурста катнашучылар, шулай ук бик җаваплы эш башкарып чыгучы жюри әгъзаларына рәхмәтен белдерде. Һәм өлкә “Рус мәдәнияте җәмгыяте” оешмасы җитәкчесенең урынбасары Станислав Ломакинны губернатор В.Якушевның, “Россия язучылары бердәмлеге” әгъзасы Виктор Коробейниковны өлкә Думасының Мактау кәгазьләре белән бүләкләде. Аннары чараның төп өлешенә күчеп, җиңүчеләргә дипломнар, 1нче урынга – 50 мең, 2нче урынга – 30 мең, 3нче урынга – 18 мең сум премия һәм матур чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Җиңүчеләр арасында милләттәшләребез булуы горурлык хисе уятты. Филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты гомуми тел белеме кафедрасы профессоры Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина җирле шагыйребез 3-8Булат Сөләймановның “Әни” хикәясен рус теленә тәрҗемә итеп, китап итеп бастырып чыгарганы өчен “Матур әдәбият” номинациясе буенча 3нче урын яулады. “Поэзия” номинациясендә “Венок сонетов – Тюмени” һәм  “Курай” поэмасы өчен Николай Меркамал улы Шәмсетдинов 1нче урынга чыкты. Аннары өлкә мәдәният департаменты директоры Виктор Новакаускас тагы 8 катнашучыга кызыксындыру бүләкләре, дипломнар өләште. Мондый бүләккә “Миф. Мифология. Мифотворчество” дигән хезмәтләре өчен Тубыл шәһәреннән Ирина Владимировна Вишнякова белән Минсәлим Вәлиәхмәт улы Тимергазеев лаек булдылар. Җиңүче милләттәшләребезнең шатлыкларын уртаклашып, ирешкән уңышлары белән җылы котлап, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836