#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Талант иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

32-9Тубыл шәһәрендә яшәүче осталарыбыз саны исәпле. Алар белән без өлкә, шәһәр күләмендә узган төрле мәдәни чараларда, халык осталары күргәзмәләрендә күреп танышабыз, иҗат эшләренә карап сокланабыз. Гөлфәния апа Карымова, беренче чиратта, үзенең иҗат эшләрен күңел халәте белән эшли. Туган якларын сагынган вакытта туган иҗат эшләре туган авылы - Ишмәт табигатенә, күленә, аккошларына багышланган. Себердә үскән төрле төстәге матур чәчәкләренә, муенсаларына карап һәркайсыбызда соклану хисләре туа. Гөлфәния апа: ”Табигатьне матур итеп тасвирлау өчен күз алдыбызга китерәбез, рәсемен ясыйбыз. Язучылар да матур эпитетлар кулланып язсалар, безнең күз алдыбызга сюжетлар килеп баса бит. Мин бер иҗат эшемне ике ай эшлим”, - дип серләре белән уртаклашты.

Гөлфәния апа һәр иҗат эшенә күңел җылысын бирә, аларны ярата. Аның күп картиналарын өендә карарга була. Лаеклы ялда булган ветеран укытучы, РФнең мәгариф отличнигы бүген дә буш вакытын балаларга багышлый. Җәйге каникул вакытларында шәһәрнең “Халык иҗаты йорты” җитәкчесе Людмила Низовскихның үтенече буенча, бер ай дәвамында лагерьларга йөрүче балалар һәм шәһәр халкы өчен бушлай мастер-класслар оештырды. Өлкә күләмендә узган “Дуслык күпере”, Сабантуйларда, шәһәрнең туган көне кысаларында узган “Милләтләр дуслыгы” фестивале күргәзмәләрендә дә ул алыштыргысыз катнашучы. ”Матурлыкны булдыручылардан түземлек, сабырлык, тырышлык сорала. Иҗат җимешләреңне чиксез ярату беренче урында булырга тиеш. Аларны халык яратып карый, соклана. Күргәзмәләргә чакырганда сәйлән–мәрҗәннәрне сатып алу өчен матди ярдәм дә кирәклеген оештыручылар онытмасыннар иде. Мин бары сыйфатлы сәйлән белән генә эшләргә яратам”, - дип әңгәмәбезне дәвам итте.

Ишмәт авылында күп балалы гаиләдә туып үскән апа тормыш юлын искә алып: ”Башлангыч сыйныфларны - Торбы авылында, сигезенче сыйныфка кадәр Булашово авылында укыдым. Балачагымнан укытучы булырга хыялланганга күрә, Тубыл педучилищесына укырга кердем. 1964-1968 елларны безнең төркемдә 4 рус кызы, калганнарыбыз татарлар гына иде.  Төркем җитәкчесе Валентина Матвеевна Зайцева безне бик ярата иде. Без дә сынатмаска тырыштык,  күпчелегебез “4” һәм “5”ле билгеләренә генә укыдык. Педучилище безгә төпле белем бирде. Без укытучы хезмәтенең изгелеген аңлап, сайлаган һөнәребезгә тугры булып күп еллар мәктәптә эшләдек”, - дип сөйләде. Гөлфәния апа. 20 ел Бишура авылындагы балалар йортында эшли, Тубыл пединститутына читтән торып укырга керә, югары белем алып чыга. Әти-әнисенә эне-сеңелләрен аякка бастырырга ярдәм итә. Ялында колхозга, үз хуҗалыкларындагы сыер-бозауларына печән әзерләргә булыша. 20 елдан соң Тубыл шәһәренә күченә, лаеклы ялга чыкканчы шәһәрнең 15нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Бик таләпчән булса да, аны балалар да, әти-әниләр дә яраталар, хөрмәт итәләр. Ул мәктәптә укыткан елларны, укучыларын, җитәкчеләре Кәшшаф Әминовны, Розалия Боһаветдинованы җылы сүзләр белән  искә алды. Гөлфәния апаны күргәзмәләрдә һәрвакыт тормыш иптәше Гыйззәтулла Гыйззәт улы белән күрәбез. Алар үзләренең шәхси тормышлары һәм иҗат җимешләре белән күңелләребезне күтәреп, оптимизм белән рухландырып яшиләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836