Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Дәвалану өчен усакның кайрысы, бөреләре һәм яфраклары файдаланыла. Аларның барысы да бөрештергеч һәм кан туктата торган сыйфатларга ия. Усакның кайрысы – иң кыйммәтлесе. Аның составында зур күләмдә полулин, салицин һәм дуплау матдәләре бар. Тикшеренүләр барышында усак кайрысында аспиринның табигый алмаштыргычы булырдай матдәнең барлыгы ачыкланган.
Усак кайрысы халык медицинасында сидек куыгы авыруларын: сидек тотмауны, циститны һ.б. дәваларга ярдәм итә. Шулай ук ашказаны һәм эчәклек, гемморойдан да файдасы бар. Кайрыдан ясаган төнәтмә ютәлне баса, аппетитны ача, тән температурсын төшерә.
Нерв системасы эшчәнлеге бозылганда, шикәр чире күзәтелгәндә дә усак кайрысы файдалы. Моның өчен 1 стакан вакланган кайрыга 3 стакан кайнаган су салып, ярты сәгать дәвамында кайнаталар, аннан төреп, алты сәгать тирәсе төнәтәләр. Әзер кайнатманы 3 аш кашыгы күләмендә ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Зарарланган буыннар, шикәр чире кебек катлаулы авыруларда дәвалану курсы ике айга кадәр сузылырга мөмкин. Шуннан соң бер ай ял итеп алырга һәм курсны тагын кабатларга була.
Спирт катнашмасында төнәтелгән усак бөреләре алтын (золотистый) стафилококк кебек бик катлаулы бактерияләрне дә бетерә ала. Төнәтмә түбәндәгечә эшләнә: 200 г чималга ярты литр спирт катнашмасы салына. Яхшылап ябып, караңгы урынга ике атнага куела. Әзер даруны ашарга ярты сәгать кала 20 тамчы күләмендә эчәләр. Шунысы да бар: даруны билгеле бер вакытларда һәм һәр көнне эчәргә кирәк. Дәвалану курсы – 3 ай. Нәтиҗәдә организм яңарачак, бик күп чирләр юкка чыгачак.
Усак кайрысын апрель-май айларында җыйсаң яхшы. Бу вакытта сок бүленеп чыгу процессы башлана. Чималны җыю өчен кайрының калынлыгы 7 миллиметрдан артмаган яшь үсентеләр сайлана. Соңыннан аларны киптерәләр.
Тик шунысы бар: усак кайрысы эч катуга китерергә мөмкин. Моңарчы да эч катудан интеккәннәргә аның белән сак булырга киңәш ителә.
“Ватаным Татарстан”.