Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бабайлары белән горурланалар

последние и лучшие новости искусства в мире

8-11Төмән районы, Муллаш авылыннан Бөек Ватан сугышына 114 кеше киткән, 59ы сугыш кырларында ятып калган, 55е исән-сау туган якларына кайткан.

Бүгенге көндә, ветераннар калмады, дип әйтсәк хата булмас. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсыннар.

Якуб Кәлмөхәммәт улы Назметдинов 1913 елда туган. 1938 елдагы финнар сугышында каты яраланып, армия сафларыннан азат ителә. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, яшь хатынын һәм кечкенә баласын калдырып сугышка китә.

Сугыш кырларында яраланып әсирлеккә эләгә, байтак вакыт тоткында концлагерьда булырга, мондагы түзәрлек булмаган авырлыкны, изелүне үтеп чыгарга туры килә. 1945 елда америкалылар гаскәренең ярдәме белән ул лагерьдагы бөтен әсирләр азат ителә. Сугыш беткәч тә, тиз генә туган авылына әйләнеп кайтырга мөмкинлек булмый. Абыйны Украинага - Донбасска шахтадан күмер чыгарырга җибәрәләр. Күп вакыт үткәч, 1947 елда туган авылына, үзенең гаиләсенә кайтып җитә. Балалар саны артып тора, гаилә зурая - сугыштан соң тагын 8 бала дөньяга килә. Авылдашлары кебек, колхозда хезмәт итә.

Якуб абый авылда иманлы кеше булып саналган. 60 яшендә мәчеткә йөри башлый, намаз укый. Аллаһы Тәгалә каршысында, үзенең сугыштан исән-сау кайтуына куанып, ризалыгын, рәхмәтләрен белдереп догада булган. Соңгы 8 ел гомерен Төмән шәһәрендә үткәрә. Мин үзем, бик яхшы хәтерлим, Якуб абый һәр җомга саен диярлек, Дорожная урамында урнашкан иман йортына килеп, намазларда катнаша иде.

1993 елда аксакал-ветеран 80 яшендә вафат булды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын.

Якуб абыйның тамырлары Төмән өлкәсендә бик тирән җәелгән - 21 оныгы һәм 27 нәбәрәсе бар, алар барысы да бабайлары белән горурланып яшиләр.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836