#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хезмәт иясе-хөрмәт иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

33-3Көсәйкүл авылында яшәүче Иcмәгыйловларның крестьян-фермер  хуҗалыклары районда иң зур һәм иң яхшы оешканнардан санала. Мәшүдә ханым тормыш иптәше Фәсхетдин белән үз хуҗалыкларын булдырып, эшләп китүләренә ун елдан артык вакыт узган. Алар ферма оештырыр алдыннан өлкә күләмендә токымлы сыерлар эзлиләр. Аннары терлек каралтыларын өлкә хакимияте ярдәмендә төзетәләр. Исмәгыйловлар гаиләсе сынаулар, авырлыкларга очраса  да, бирешми. Аларны тырышлыклары, үҗәтлекләре белән җиңеп чыгалар, башлаган эшләрен алга алып баруларын дәвам итәләр. Быел Вагайда узган өлкә Сабан туе сәхнәсеннән өлкә Думасының аграр мәсьәләләр һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Юрий Конев Мәшүдә Кәшшаф кызына рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләген тапшырды.

Авылның уңган, булдыклы гаиләсе бу бүләккә лаек иде. Үз тәҗрибәләре турында Мәшүдә ханым: ”Беренче мал-туарга яхшы тәрбия, җылы урын, ашлык, печән кирәк. Фермабызны булдырып, өлкә хакимияте ярдәме белән каралтылар төзеттек, күп төрле  сынаулар аша булдырган фермабыздан чыкмыйча, кайнап эшләп киттек. Беренче ике ел җиңел булмады. Хәзер фермада сыер саву, печән салу, чистарту механикалаштырылган. Печән, сенажны үзебез ярдәмчеләребез  белән бергәләп әзерлибез. Бу эш белән тормыш иптәшем җитәкчелек итә. Үзе дә эштән курыкмый, тырыш кеше. Авыл халкы өчен эшнең кызган вакыты - җәй. Авылдашларыбыз эшләп калырга, кышны яхшы әзерлек белән каршыларга җыена. Печәнне үзебез әзерләсәк, комбиазыкны күпләп сатып алабыз. Сыерларны яхшы ашатсаң, сөтне мул итеп бирәләр. Сөт алучылар бәяләрен төшермәсәләр генә булыр”, - ди. Аларның эш көне таң ату белән башлана. Фермаларында мөгезле эре терлекнең саны йөздән артык: токымлы савым сыерлар, бозаулар, сарыклар, атлар. Мәшүдә Кәшшаф кызы үзе мал табибы да, сөтне җыеп, исәпләп, сатып алучы кооперативларга тапшыручы да. Аромаш районы авылларына “Абатский”, “Ситниково” кооперативларыннан  машинада  килеп сөт җыялар.

Матур, көр һәм ихлас  күңелле, кешеләргә игътибарлы авылдашыбыз Мәшүдә ханым эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Кирәк икән, ул үзе машинада район үзәгенә дә бара, каймагын, маен сатып та килә. ”Булдырган – булдыра. Тормыш иптәше  Фәсхетдин белән алар пар килгән, бер-берләрен аңлап, килешеп  яшиләр. Фәсхетдин печән әзерли, фермада җитәкче эшләрен дә башкара. Ферма  хуҗаларының тракторлары, печән чабу, пресс эшләү өчен техникалары бар. Бу яктан да базалары ныгыган, аларның печән вакытында эшләре оешкан рәвештә үтә. Быел яңгырлар күп булды, күпчелек кешенең печәнлекләре суда булганы борчый. Авыл халкы Ситниковадан килүчеләргә сөтне 18-20 сумнан тапшыралар. Сөтнең дә сыйфаты яхшы булырга тиеш” - дип сөйлиләр авылдашлары алар турында.

Аромаш районыннан өлкәбездә агросәнәгать   тармагында җитештерелгән продукция күләме кечкенә түгел. Бу юнәлештә җирле хакимият  төрле программалар белән ярдәмгә килә, мисалга, сыер асраучылардан сөт алуны оештыру, крестьян-фермер хуҗалыкларын саклап калу, табыш кертерлек яңа алымнар эзләү буенча да эш алып барыла. Үз эшләрен яратып эшләгән, авыл хуҗалыгының үсешенә бөтен көчләрен куйган Исмәгыйловлар гаиләсе авылдашларыбызга үрнәк  гаилә. Уллары Фәрхәд Төмән авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, армия сафларында да хезмәт итеп кайта. Кызлары Миләүшә дә, оныклары да әти-әнисенә, әби-бабасына ярдәмгә килергә әзерләр.

Көсәйкүл авылының хөрмәткә лаеклы хезмәт ияләренә киләчәктә дә эшләрендә яңа уңышлар, күңелләренә дәрт, тормышларына бәрәкәт телисе кала.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836