#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Чиләбедә “Татар кызы-2016” бәйгесе үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

39-153 сентябрь көнне Чиләбе шәһәрендә татар дөньясының иң булган, иң уңган, иң чибәр кызын сайлап “Татар кызы-2016” халыкара бәйгесенең финал ярышы үтте.

Ул быел халыкара статуста үткәрелде, чөнки бәйгегә Россия төбәкләреннән тыш Казахстан һәм Латвиядән дә катнашучылар кушылды. Төмән өлкәсе данын март аенда өлкәдә узган “Себер йолдызы - 2016” төбәкара бәйгесенең финалында җиңгән Алсу Хафиз яклады. Финалга үз төбәкләрендә “Татар кызы” бәйгесендә  җиңеп чыккан 24 кыздан 14е сайлап алынды.

Алар Чиләбедә бергә җыелып 10 көн өстәмә сынаулар үтеп, бәйгенең финал өлешенә әзерләнделәр. “Татар кызы - 2016” бәйгесенә нигез салучы һәм төп оештыручысы булган Чиләбе татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова әйтүенчә, чара Чиләбе губернаторы, өлкә хөкүмәте һәм Татарстан, Бөтендөнья татар Конгрессы, күпсанлы иганәчеләр ярдәме белән уздырылды. Бәйгегә Татарстан Республикасыннан хөрмәтле кунаклар - парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм башка рәсми кешеләр килделәр. Быелгы чара Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланды һәм финал тамашасы шигырьләр һәм әкиятләр белән үрелеп барды. Гадәти милли костюм, милли бию ярышларыннан тыш, кызлар тагын спорт ярышы һәм катлаулы номерлар куюда да катнаштылар. Биюләр Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән бергә куелды, тамашачыларны «Голос» телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова, Башкортостаннан халык артисты Айдар Галимов үз җырлары белән рухландырып тордылар. «Татар кызы–2016” бәйгесенең җиңүчесе итеп Башкортостаннан Эдельвейс Ихсанова танылды. Аның белән бергә финалга чыккан 14 кызның һәркайсы «Иң зирәк», «Иң нәзәкатьле», «Иң җитез», «Иң тормыш сөючән» кебек аерым исемнәр алды. Ә үзебезнең Алсу Хафиз  - “Иң зирәк кыз” исеменә лаек булды. Бу бәйгедә Алсу Хафизның җанатары булып катнашкан “Себер йолдызы - 2013” исемен яулаган Төмән районы, Муллаш авылы кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Габдрәхимова: “Алсу катлаулы сынауларны үтеп, финалга җитте һәм өлкәбезне югары дәрәҗәдә тәкъдим итте. Молодец! Гомумән, бәйге - Чиләбе өлкәсе татарларының гореф-гадәтләрен саклауга багышланган уңышлы иҗтимагый проект. Шуңа да ул бик купшы, төптән уйланып оештырылган. Шулай ук чара Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре белән үрелеп барып, тамашачыларны шагыйрь яшәгән чорга алып кайтты. Шундый моңлы көйләр, шигырьләр яңгырады, ис китәрлек матур костюмнардан берсеннән-берсе чибәр кызлар сәхнә түрен бизәделәр. Әйтерсең, әкият дөньясында булып кайттык”, - дип үзенең кичергән хисләре белән бүлеште. Ә Алсу үзе: «Нәтиҗәләр ясалды, пәрдә төште. 10 көнгә сузылган марафон тәмамланды. Әмма көндәлек тормыш дәвам итә. Биредә без милли костюмнар кимәсәк тә, барыбер татар кызы булып калабыз. Мин халыкара бәйгедә дөньядагы иң яхшы шәһәрнең татар кызын лаеклы рәвештә тәкъдим иттем дип ышанам. Миңа ярдәм итүчеләргә, җанатарларыма, якыннарыма, бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәт», - дип әйтә.

Рәүфә КАНГАЗИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836