Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Экопарк төзү өчен грант оттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Шыкча урта мәктәбе каршында оештырылган «Урман робинзоннары» түгәрәге педагоглары һәм активистлары «Тубыл урманы» конкурсында илле мең сумлык грант оттылар. Акча мәктәп яны территориясендә экопарк булдыруга, ә атап әйткәндә, беседка кору өчен үсентеләр һәм материал сатып алуга тотылачак.

«Менә өч ел инде без мәктәп территориясендә мәктәп укучылары өчен экопарк оештырабыз һәм грант конкурсларында беренче тапкыр гына катнашмыйбыз. Бу бәйге дә, алдагы еллардагы кебек үк, нәтиҗәле булды. Хезмәттәшләремне Һәм укучыларны котлыйм!» - диеп Шыкча урта мәктәбе директоры Гөлнара Кәримова үзенең шатлыгы белән уртаклашты.

Проектны тормышка ашыру 2017 елның сентябрендә башланды - укучылар «Хыял җилкәне астында» исемле яшьләр инициативалары конкурсында үсентеләр һәм бакча инструменты алу өчен грант оттылар.

Бүгенге көндә педагогларның, балаларның һәм аларның әти-әниләренең кайбер хыялларын тормышка ашырып булды:

* Дизайнер белән экостильдә бакча планын булдыру буенча эш алып барылды.

* Экопарк макеты булдырылды.

* Территория төзекләндерелде (чистартылды, тигезләнде).

* Агачтан юллар җәелде.

* Чәчәкләр, үсентеләр утыртылды һәм «альпийская горка» булдырылды.

* «Тере планета» экологик программаларны үстерү үзәгенең иҗтимагый оешмасы белгече Надежда Тополова белән практик дәресләр үткәрелде.

Шунысын да искәртик: мәктәп урманчылыкларына ярдәм итү буенча «СИБУР Тубыл» һәм Төмән өлкәсе урман комплексы департаменты арасында хезмәттәшлек турында килешү 2020 елның февралендә имзаланган иде, аның ярдәмендә төбәк укучылары үз тикшеренү һәм гамәли проектларына финанс ярдәм ала алалар.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836