#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Элвин Грей: «Китәм»

последние и лучшие новости искусства в мире

Башкортостанның һәм Татарстанның атказанган җырчысы Элвин Грей (Радик Юльякшин) «ВКонтакте» челтәрендә көтелмәгән яңалыклары белән бүлеште.

— Яңалыкларым турында шактый вакыт язарга базмый тордым. Мин китәм. Быел милли проектларны тәмамларга булдым. Татар һәм башкорт телләрендә яздырылган җырларым 2022 елда соңгылары булачак. 16 еллык иҗат эшчәнлегемдә булдыра алганның барысын да эшләдем. Иң мөһиме — иҗатым аша балалар, яшьләр туган телебез белән кызыксына башлады. Алга атларга кирәк.

Элвинның икенче яңалыгы — хатыны белән Мәскәүгә яшәргә күченә.

— Рус телендә күп материал җыелды. Казан-Уфа арасында йөреп, проектны үстерү кыен. Шуңа, җиңел булмаса да, күченү карарына килдем. Тиздән мине федераль телеканалларда ишетә һәм күрә алырсыз дип өметләнәм.

Көчле рухлы, көрәшкә әзер башкорт халкы арасында туып-үскәнем өчен, Башкортостанга рәхмәт. Үз гаиләгезгә сыендырган, җылыткан, авыр чакта ярдәм иткән, миннән «зур артист» ясаган Татарстан халкына рәхмәт. Сез мине күтәрдегез, үз иттегез. Моны беркайчан онытмам.

Матбугатка, эстраданың кайбер шәхесләренә (Салават абый, Гүзәл, Фирдүс) карата әйткән сүзләрем белән борчылырга мәҗбүр иткәнем өчен гафу итегез. Кайвакыт сәхнәдә үз-үземне тотуымда кимчелекләр, көткәнегезне акламаган чагым да булды. Аңларга тырышуыгызны һәм кичерүегезне сорыйм. Миңа терәк булганнары өчен, иҗаттагы әниләрем, апа-абыйларга зур рәхмәт! Сез мине үземә ышанырга өйрәттегез.

«Ирек мәйданы»

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836