#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гадәтләрдән котылабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Соңга калу

Мондый гадәтегез булса, очрашуның тәгаен вакытын билгеләмәгез. Мәсәлән, 10 белән 11 сәгать арасында, дип әйтергә мөмкин. Очрашуга запас вакыт калдырып чыгыгыз. Бәлки, “бөке”дә утырырга яки юлыгызда берәр танышыгыз очрап, сөйләшергә туры килергә мөмкин.

Күп ашау

Өстәлгә бөтен булган ризыкны чыгармагыз. Тиешлесен генә тәлинкәгә салыгыз да шуның белән тукланыгыз. Кеше күңелсезлектән дә күп ашарга мөмкин. Кәефсезлекне башка шөгыль белән басарга тырышыгыз. Төнлә ашау гадәтеннән котылу өчен, диетологлар көндез аксымлы ризыклар (ит, сөт, диңгез ризыклары) белән тукланырга киңәш итә. Ашыйсы килү теләге йокларга ирек бирмәсә, алма яки кишер кабып куярга була.

Оныту һәм югалту

Күпләрнең ачкыч бәйләмен югалта торган гадәте бар. Өй ишеген ачып кергәч, аны кая куйганын белмиләр, аннары озаклап эзлиләр. Шундый хәл булмасын өчен, ачкычны бер җиргә элеп куярга өйрәнегез. Әллә ничә кесәдән акча эзләмәс өчен, аны янчыкта йөртергә күнегегез. Дару, документ, бизәнү әйберләре, чекларны аерым тартмага салырга гадәтләнегез. Шулай аларны табу җайлырак булыр. 

Әгәр оныта торган гадәтегез бар икән, мөһим эшләрне кәгазьгә язып, аны суыткыч ишегенә эләргә мөмкин. Чүпне ташларга кирәк булганда, аны күзегезгә чалынырлык итеп ишек төбенә куегыз. Ишеккә онытырга мөмкин әйберләр исемлеген язып элә аласыз: мәсәлән, телефон, акча, документ, машина ачкычы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836