#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Искергә экскурсиягә

последние и лучшие новости искусства в мире

48-7Төбәк тарихы тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр өчен генә түгел, ә татар телен өйрәнүче Тубыл шәһәренең 17 нче мәктәбендә укучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дә кызыклы. Бу көннәрдә 17 нче мәктәптә татар телен өйрәнүче 2,3,4,5 нче сыйныф укучылары өчен «Туган як тарихы һәм табигате» дигән темага дәрестән тыш чара үткәрдек. Дәрестә ата-аналар да бик теләп катнаштылар. Ул «Искер» тарихи-мемориаль комплексы территориясендә узды. Гасырлар буе себер татарлары яшәгән, дәүләтләре булган туган як тарихы барысы өчен дә бер үк төрле. Шәмсетдинова каршы алды.

Ул безнең өчен бик кызыклы, бай эчтәлекле экскурсия үткәрде. «Искер» тарихы турында җентекләп сөйләде, музей фонды коллекциясе белән таныштырып, экспонатлар, хатын-кызларның милли күлмәк-яулыкларын, Күчем хан гаскәрләренең киемнәрен һәм комплексның музей объектларын күрсәтте. Музейда балалар һәм ата-аналар белән бергә фотога төштек. Укучылар хан, ханбикә һәм нукерлар ролендә чыгыш ясадылар. Көн кояшлы, җылы иде, саф һавада татар телендә «Алтын көз” дигән квест уены үткәрелде. Балалар ял иткән вакытта, ата-аналар белән мәктәп программасына татар теле һәм әдәбиятнын өйрәнү буенча өстәмә сәгатьләр кертү мөмкинлеге турында фикер алыштык. Соңыннан бергәләп чәйханәдә себер татарларының милли ашы - баурсак белән чәй эчтек. “Экскурсия безнең өчен бик кызыклы һәм файдалы булды!”- диделәр укучылар һәм аларның әти-әниләре, тагын килергә сүз куешып.

Форсаттан файдаланып, үземнең рәхмәтемне 17 мәктәптә татар теле дәресләре укытылуга зур көч куючы Луиза Алимчан кызына, укучыларның ата-аналарына белдерәм.

Тәнзилә ТИМКАНОВА,
Тубыл районы, Хуҗайлан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836