Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бер яхшы күңелле зирәк әбидән сораганнар:
- Әби, сез шундый авыр тормыш үткәнсез, шуңа карамастан, күңелегез белән бездән дә яшьрәк калгансыз. Ничек ул алай, әллә берәр серегез бармы?
- Әлбәттә, бар, җан кисәкләрем! Мин гомер юлымда яхшылык эшләгәннәрне - йөрәгемә, ә начарлык кылучыларны - суга язып бардым. Әгәр мин аны киресенчә эшләгән булсам, йөрәгемнең тирән яраларыннан кан гел сыркылып торар иде. Ә болай хәзер йөрәгемдә бары оҗмах бакчасы. Аллаһы Тәгалә адәм баласына ике кыйммәтле - хәтерләү һәм оныту сәләтен биргән. Кеше сиңа изгелек эшләгәндә, күңелебез моны истә тотырга таләп итә, ә инде начарлык эшләгән очракта, мәхәббәт аны оныттырырга тырыша.
Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).