#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Россия фәнни фонды грантына ия булдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

52-529 ноябрьдә Россия фәнни фонды 2022 елгы кечкенә фәнни төркем проектлары конкурсына йомгак ясады. Әлеге конкурста барлыгы 209 университет һәм 299 фәнни оешма катнашты. Конкурс кысаларында фондның эксперт советы экспертиза нәтиҗәләре буенча 2017 проектны сайлап алды. Грантлар конкурс документларында күрсәтелгән белем тармаклары буенча 2023-2024 елларда фундаменталь фәнни тикшеренүләр, эзләнүләр өчен бирелә, аның үтәү срогы бер–ике елга озайтылырга да мөмкин.

Бер грантның күләме ел саен 1,5 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Бүләкләнгән грантларның гомуми саны буенча Төмән дәүләт университеты Россия югары уку йортлары арасында «Топ-10»га керде. Шунысы сөенечле – грант яулаган 15 фәнни проект арасында Тубыл педагогия институтының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры, 52-6филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина җитәкчелегендә башкарылган «XIX гасыр Тубыл губернасының мөселман метрик язмалары - XX гасыр башы тарихи-лингвистик аспектта» дип исемләнгән проекты югары бәяләнде. Үзенең шатлыгы белән бүлешеп Гүзәл Җәгъфәр кызы: «Бу - безнең коллектив эш. Фәнни төркем составына филология белеме кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Елена Ермакова, шулай ук 4 курс студентларым - Ариана Гайнуллина һәм Лилия Уразова да керәләр. Безнең проектның төп максаты - Тубыл һәм Төмән архивларыннан гарәп графикасы белән иске татар телендә язылган өйрәнелмәгән һәм бастырылмаган метрик китапларны өйрәнү. Ул мөһим кулъязма чыганакларның эчтәлеген анализлау себер татарларының тормышына, көнкүрешенә һәм теленә, 52-7шулай ук аларның башка халыклар белән мөнәсәбәтләренә кагылышлы күп кенә социаль-тарихи, мәдәни һәм филологик сорауларга җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк. Безнең эшебезгә олы бәя биргән Россия фәнни фонды, жюри әгъзаларына һәм эшләр өчен бөтен уңайлыклар тудырган, төрле яктан ярдәм итәргә әзер торган Төмән дәүләт университеты, Тубыл институты җитәкчеләре, коллегаларыма, студентларыма олы рәхмәтемне белдерәм. Грант оту – безгә тагын да тырышып, күңел биреп эшләргә стимул бирә ул», - дип аңлатты.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836